tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә
Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә

Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә

4 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтәчәк. Туры эфир “Зәңгәр шәл” спектакле башланырга бер сәгать кала, 18:00 сәгатьтә башлана.

Анда театрның сәхнә арты тормышы курсәтеләчәк, тамашачылар яңа сезонга нинди өметләр баглаулары хакында сөйләячәк. Эфирны Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев алып бара.

Эфир вакытында чит илдә яшәүче татарлар белән телекүпер сузылачак. 19:00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле тәкъдим ителә. Видеолар HD-сыйфатлы 5 камерага төшерелә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*