tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте
Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте

Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте

Бүген, 12 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры  Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә. Гастрольләрдә Камал театрының 100дән артык хезмәткәре: артистлар, административ һәм техник состав вәкилләре катнаша.

Уфа гастрольләре режиссер Фәрит Бикчәнтәевның “Дон Жуан” спектакле белән башлана, әлеге спектакль 13 сентябрьдә VI “Туганлык” Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнаша. Традиция буенча, гастрольләр татар театрының “визит карточкасы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен дә үз эченә ала. Спектакль 14 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстанның Рус театры сәхнәсендә уза.

Гастрольләр афишасы:

  • 15 сентябрь, 19.00, К.Тинчурин «Җилкәнсезләр”.
  • 16 сентябрь, 18.00, З.Хәким “Бармы ришвәттән дәва?..”.
  • 17 сентябрь, 18.00, М.Фәйзи “Галиябану”.
  • 17 сентябрь, 18.00, Б.Абдураззоков “Исәнме, улым!”
  • 18 сентябрь, 11.00 һәм 14.00, И.Зәйниев “Кәҗә, сарык һ.б.”.
  • 18 сентябрь, 19.00, И.Зәйниев “Көтәм сине”.
  • 19 сентябрь, 11.00 һәм 14.00 Х.Туфан, Т.Миңнуллин “Агыла да болыт агыла…”
  • 19 сентябрь, 19.00, И.Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан”

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*