tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры яңа сезон башланганчы ук 5 мең тамашачыга хезмәт күрсәткән
Камал театры яңа сезон башланганчы ук 5 мең тамашачыга хезмәт күрсәткән

Камал театры яңа сезон башланганчы ук 5 мең тамашачыга хезмәт күрсәткән

Яңа 114 нче театр сезоны ачылганчы ук Камал театры 5 меңгә якын тамашачыга хезмәт күрсәткән. Бу хакта бүген Камал театрында яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов әйтте.

Театрның август аенда Казан кунакларына иң яхшы спектакльләрен күрсәтү традициясе бар. “Без августтан бирле эшлибез. Спектакльләр дә күрсәттек, ике спектакльнең репетицияләре дә бара. Фестивальдә дә булдык”, – дип санап үтте директор.

Театр яңа сезонын 4 октябрьдә традицион рәвештә “Зәңгәр шәл” спектакле белән башлап җибәрәчәк. 22 октябрьдә театрда Яшьләр көне була: 18:00 сәгатьтән төн уратсына кадәр ике антракт белән өч спектакль күрсәтеләчәк. Болар  – Гүзәл Сәгыйтова, Энҗе Гыйззәтова һәм Сөмбел Гаффарова пьесалары буенча куелган спектакльләр.

Камал театры традициясе буенча 7 ноябрьдә – Марсель Сәлимҗановның туган көнендә Айдар Җаббаров “Санаулы кичләр” спектаклен чыгара. Премьера 7, 8 һәм 9 ноябрь көннәренә планлаштырылган.

Театрның быелгы планнарында – Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Ркаил Зәйдулланың “Игез” спектакльләре. Театрның яшь режиссеры Олег Кинҗәгулов Мансур Гыйләҗевның татар әкиятләре буенча язылган “Таңбатыр” пьесасын сәхнәләштерә. Спектакль декабрь аенда Кече сәхнәдә чыга.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*