tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында яшь тамашачылар өчен “Мендәр әкияте” спектаклен куялар
Камал театрында яшь тамашачылар өчен “Мендәр әкияте” спектаклен куялар

Камал театрында яшь тамашачылар өчен “Мендәр әкияте” спектаклен куялар

23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы “Мендәр әкияте” спектакле премьерасы була. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме узачак.

Гадәти шәһәрнең, гадәти гаиләсендә бер бала яшәгән. Ничектер бервакыт олылар аның яраткан уенчыгын юкка чыгара. Махсус түгел, әлбәттә, олыларга хас игътибарсызлык аркасында. Алар баланың, уйный, шаяра, серләрен сөйли, бергә хыяллана алырдай бердән-бер дустын югалтып, бер ялгызы калуын да сизмиләр. Шулай бервакыт бала ялгыш кына әкияткә килеп эләгә…

Бер йомшак-йомшак шәһәрдә, йомшак-йомшак йортта, йомшак-йомшак бүлмәдә… яшәгән ди, булган ди йомшак-йомшак мендәрләр. Алар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә, беркайчан да эреми торган туңдырмадан гына торган күз күрмәгән илләр, җир асты юлбарыслары белән көрәшүче зебра кебек юллы-юллы маймыллар яшәгән Африка, танклар, самолетлар турында хикәятләр сөләгәннәр. Кызык, мендәрләр боларның барысын да каян белә икән?..

Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә… Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр. Ә иң мөһиме, могҗизага ышандырыр! Могҗиза бар ул, чын күңелдән ышанырга гына кирәк….

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*