tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә
Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә

Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә

Камал театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Тормышмы бу?” спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясендә алты номинациягә дәгъва итә. “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге бүген билгеле булды.

Камал театры матбугат үзәге билгеләп үткәнчә, бу татар театры тарихында беренче мәртәбә татар спектакленең зур формада номинациягә үтүе. Камал театры – драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон “Алтын битлек” номинацияләрендә катнашучы Татарстанның бердәнбер театры.

Спектакль алты номинациядә илнең төп театраль премиясенә дәгъва итә: «Зур формадагы иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссер эше» – Айдар Җаббаров; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Рәхимова; «Иң яхшы ир-ат роле» – Искәндәр Хәйруллин, «Рәссам эше» – Булат Ибраһимов; «Ут буенча рәссам эше» – Ольга Окулова.
“Тормышмы бу?” спектаклен 21 ноябрьдә карарга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*