tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камаллылар Будапештка китә
Камаллылар Будапештка китә

Камаллылар Будапештка китә

28 мартта камаллылар Будапештка китә. Театр анда 1 апрель көнне Язгы сәнгать фестивалендә Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектаклен тәкъдим итәчәк.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән Имре Мадача исемендәге Халыкара театраль фестивальгә (Madach International Theatre Meeting) чакырылды. Спектакль 1 апрельдә 17 сәгатьтә Будапешт шәһәренең Венгрия Милли театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

Венгрия башкаласына беренче булып, 20 мартта, спектакльдән декорацияләр һәм реквизитлар җибәрелә. “Җәйнең бер көнендә” кече форматтагы спектакль булуга карамастан, спектакльне күрсәтү өчен кирәкле йөкнең авырлыгы 3 тоннага якын. Анда 328 декорация элементы, 28 реквизит предметы, 36 костюм һәм 17 техник җиһаз.

28 мартта, Венгрия башкаласына спектакльдә катнашучы артистлар һәм сәхнә эшчеләре оча. Алар белән бергә режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм театр директоры Илфир Якупов та китә.

Искәртеп үтәбез, 1 апрельдә 17.00 сәгатьтә, Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Будапешт шәһәрендә Имре Мадача исемендәге халыкара театраль фестивалендә (Madach International Theatre Meeting) катнаша. Фестивальне Венгрия Милли театры оештыра һәм ул Венгриянең бөек шагыйре, философ, драматург Имре Мадача исемен йөртә. Madach Meeting – данлыклы Будапешт язгы сәнгать фестиваленең (Budapest Spring Festival) бер өлеше, ул Венгрия башкаласында 2014 елның 21 мартыннан 6 апреленә кадәр уза. Фестивальдә шулай ук: Александринский, Товстоногов исемендәге зур драма, МХАТ мәктәп-студиясе, Ирак, Латвия, Литва (Римас Туминас спектакле), Норвегия, Турция Милли театрлары катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*