tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камаллылар театр елын ачты
Камаллылар театр елын ачты

Камаллылар театр елын ачты

13 декабрьдә, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Театр елының тантаналы ачылышы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бәйрәмнең беренче номеры легендарь “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек иде. Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – Г.Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев, ә алып баручылар – Камал театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова иде.

2018 елның 28 апрелендә Россия Федерациясе Президенты 2019 елны Театр елы дип игълан итәргә дигән күрсәтмәгә кул куйды. Әлеге гамәл Театр сәнгатен алга таба үстерү нияте белән башкарылды. 2018 елның 7 июлендә Россия Хакимияте тарафыннан Театр елын үткәрү буенча оештыру комитеты сайланды һәм расланды. Оештыру комитетында Татарстан Республикасы өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев җаваплы.

2019 елда Россия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үтәчәк: спектакльләр, фестивальләр, очрашулар, күргәзмәләр, һ.б. Театр елында үтәчәк чаралар планы: Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль Олимпиада, Бөтенроссия театр марафоны, илнең иң яхшы спектакльләрне онлайн күрсәтү, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Россия театр инциклопедиясен бастыру. План буеча, шулай ук, театр биналарын төзекләндерү,  2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль белемгә игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*