tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде
Камил хәзрәт Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде

Камил хәзрәт Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде

Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Религия сегодня» мәгълүмати-консалтинг компаниясе тарафыннан Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде. Рейтингта Камил хәзрәт 2 урынны били.

Ун мөселман башлыгы карамакта булган мәчетләр саны, хакимияттә казанган абруеның дәрәҗәсе, Россия мөселманнары арасында хөрмәт ителү һәм чит ил мөселман оешмалары белән мөнәсәбәтләрдән чыгып сайлап алынды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп 2013 елда сайланды, 2017 елда әлеге вазыйфага кабат сайланды. Дини белемне Россия ислам институтында һәм Истанбул мәдрәсәсендә ала. Биредә ул Коръән хәфизе (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә, фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәтләр (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала. Тагын 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча, Изге Коръән, “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе”, “Җәухара әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча  иҗазәтләргә ия. 2020 елда Болгар ислам академиясендә күренекле татар дин әһеле Зәйнулла ишан Рәсүлевка багышланган гарәп телендә магистрлык диссертациясен яклый.

Камил хәзрәтнең аеруча мөһим казанышларына Коръәннең Казан басмасын торгызып бастыру (“Казан басма”га нигезләнеп). Басма Россиядә беренче тапкыр Халыкара стандартларга тури килә дип танылды. Камил хәзрәт җитәкчелегендә шулай ук Коръән мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре әзерләнде. Шул рәвешле, әлеге проектлар Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен торгызырга һәм дөньякүләм танытырга һәм Коръәнне дөрес аңлау өчен Россиядә нигез булдырырга мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт кулы астында мөселман уку йортлары өчен белем бирү стандартлары эшләнде һәм кертелде, Россиядә иң эре медиахолдингларның берсе булып саналган “Хозур” нәшрият йорты ачылды, күпсанлы мөселман медиапроектлары, шул исәптә “Хозур ТВ” телеканалы, иске дини-илаһият хезмәтләрнең Darul-cutub.com электрон китапханәсе, Россиядә бушлай федераль номерлы мөселманнар өчен “Даруль-ифта” call-үзәге тормышка ашырылды, Татарстанда Хәнәфи мәзһәбен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау механизмы булып торучы “Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә” кабул ителде, яшьләр сәясәте(ел саен 19 проект), хәйрия эшчәнлеге (250 авыру балага дәвалану өчен акча күчерелде, авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен”Хәят” социальләшү үзәге ачылды, халыкка һәрдаим азык-төлектәлә ярдәм күрсәтелә) көчәйтелде, мөселманнар арасында спортка кызыксыну тәрбияләнә башлады, УФСИН белән тыгыз хезмәттәшлектә тоткыннарга дини тәрбия бирелә һ.б. Былтыр Татарстанда 18 мәчет ачылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*