tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Самигуллин: Динне, татар мәдәниятен һәркем популярлаштырырга тиеш
Камил хәзрәт Самигуллин: Динне, татар мәдәниятен һәркем популярлаштырырга тиеш

Камил хәзрәт Самигуллин: Динне, татар мәдәниятен һәркем популярлаштырырга тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия дин әһелләре форумының 2011 елдан бирле Россиянең татар мөселманнарын берләштергән һәм илнең мөселман өммәте мөһим проблемалары буенча фикер алу өчен мәйданчыкка әверелүен билгеләде.

Бу минутларда Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә кичә башланып киткән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы уза.

-Татар дин гыйлеме, мәктәбе Россиядә генә түгел, бар ислам дөньясында иң борынгы һәм тәҗрибәле мәктәпләрнең берсе. Россия Президенты Владмимир Путин да соңгы очрашуыбыз вакытында шуны раслады. Ул мөселман диненең бик тирән һәм тирән тарихка ия булуын билгеләп үтте, -ди Камил Сәмигуллин.

Мөфти шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани сүзләрен искә төшереп, диндә өч нәрсә юк, бу – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт, әмма алар динне саклый дип билгеләде.

– Бу өч әйберне сакласак,алар динне саклый. Дин дә аларны саклый, – ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә,һәр кеше үз урынында исламны һәм татар мәдәниятен популярлаштырырга тиеш. Ул нинди һөнәр иясе генә булмасын – имаммы ул, таксистмы, спортчымы ул, бизнесменны.

– Һәр кеше һәркөн үз динен,телен, гореф-гадәтләрен үстерергә тиеш. Әгәр без милләт булып сакланып калырга теләсәк, Гаяз Исхакый язганча, 200 елдан югалырга теләмәсәк,безнең моннан башка юлыбыз юк, – дип, туган телне бары тик татар халкы гына саклый ала, халкыбыздан башка тел берәүгә дә кирәк түгел дип ассызыклады мөфти.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*