tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты

5 август көнне Татарстан хаҗилары белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Мәккә үзәгендәге “Зөбәйдә” кунакханәсендә республикабыздан килгән берничә төркем мосафир яши. Отельдә урнашкан мәчеттә мөфти ике рәкәгать икенде намазы укытты. Соңыннан вәгазь сөйләде һәм булачак хаҗилар сорауларына җавап бирде.

«Хаҗ – кеше тормышында иң зур сәфәр. Аны тиешенчә, бөтен шартлары белән үтәгез. Хаҗ кылу ул Мәккәгә барып кайту гына түгел”, – диде Камил хәзрәт. Һәм кызыклы хәлне исенә төшерде. Узган хаҗларның берсендә бер апа базарда бүләк алып озак кына йөргәннән соң хәле тайган һәм тәваф кылып тормаска булган. Апага хаҗның тиешенчә үтәлмәвен аңлатып карагач, ул болай дип җавап биргән: “Улым, син дә Мәккәдә булдың, мин дә Мәккәдә булдым. Син дә хаҗи, мин дә хаҗи хәзер”. “Бер генә соравыгызны да калдырмагыз, барысын да төркем җитәкчеләренә бирегез, алар аңлатырлар”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Хәбәрчебез мөфтигә четерекле сорау бирде. “Элек безнең әби-бабаларыбыз хаҗга айлар буе барган. Бу зур сынау. Без исә самолёт белән генә очабыз, йомшак автобуста киләбез, затлы отельләрдә урнашабыз. Сынау күпкә кими кебек. Бу хаҗга зыян китермиме?” Мөфти хәзрәт бу сорауга елмаеп кына куйды. “Элек, чыннан да, хаҗиләр күп түгел иде. Чөнки юллар бик газаплы булды. Хәзер исә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әмма элеккеге хаҗилар да, хәзергеләр дә олуг гыйбадәттән шундый ук шатлык кичерә бит”.

Очрашуда Камил хәзрәткә теләктәшлеге өчен рәхмәтләр әйттеләр. Бигрәк тә татар теле укытучылары. Эш шунда ки, быел Татарстан Президенты ярдәме белән утыздан артык татар теле укытучысы хаҗга бушлай бару бәхетенә иреште. “Без бу эшне татар теленә булышу өчен эшлибез”, – диде мөфти хәзрәтләре.

Сүз уңаеннан, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуны Россиядә бары тик “ДУМ РТ Хаҗ” операторы гына башкара. Моны Татарстан мөфтие раслады. Хаҗның өч төре бар: ифрат хаҗы, тәмәттугъ һәм кыйран. Быел Камил Сәмигуллин берничә мөфти һәм хәзрәтләр белән шуларның иң авырына һәм иң дәрәҗелесенә ниятләнгән – кыйран хаҗына. Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның махсус чакыруы буенча хаҗ кыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*