tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин  ТРның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 10-нчы көнендә (25-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән күреште.

Очрашу барышында җитәкчеләр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү программасы һәм әлеге чара уңаеннан Казанда һәм Петербургта нинди чаралар үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләште. Ренат Нәкыйф улы шулай ук Татарстан мөфтияте бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы презентациясен Петербургта эшләү буенча фикерләрен җиткерде. Очрашу кунагы белән Санкт-Петербургта сакланган татар китаплары һәм аларны куллану, киң җәмәгатьчелеккә кайтару мәсьәләләре буенча да сүз алып барылды. Мөфти хәзрәт истәлек итеп Ренат Вәлиуллинга “Хозур” нәшрияты әзерләп бастырган Муинуддин Мөхәммәд Әмин Хиравиның “Алты бармак. Мөхәммәднең ﷺ олуг өстенлекләре” китабын бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*