tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы авылында үсмер кызлар өчен яулык  бәйләү буенча  мастер-класс уздырдылар
Камышлы авылында үсмер кызлар өчен яулык  бәйләү буенча  мастер-класс уздырдылар

Камышлы авылында үсмер кызлар өчен яулык  бәйләү буенча  мастер-класс уздырдылар

Самара өлкәсе Камышлы авылының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары мәктәптә үсмер кызлар өчен яулык  бәйләү буенча  мастер-класс уздырдылар.

Камышлы районының  «Туган як» дип аталган җирле иҗтимагый оешмасы президенты Раилә Нәгыйм кызы иң баштан яулыкларның  күп төрле булуын аңлатты, күрсәтте.

«Яулык элек-электән килә. Хатын-кыз күрке –  яулык, ә ак яулык — күңел көзгесе. Яулыкларда татар халкының  тарихы да чагыла. Элегрәк  эчпочмаклы яулык кына бәйләгәннәр. Тора-бара фабрикаларда  дүртпочмаклы  яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары  аны үзебезнең  милли гореф-гадәтләренә туры  китереп бөркәнгәннәр. Зур-зур чәчәкле матур зәңгәр, кызыл, яшел  шәлләрне аркаларына  япканнар», — дип сөйләде ул.  Француз яулыклары турында да  искә төшереп үтте.

Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла. Төсе, бизәкләре, тукымасының сыйфаты — һәрберсе үз чорының узенчәлеге турында сөйли, халкымның  сәнгать үрнәкләрен чагылдыра. Ак яулык  хатын-кызның  сафлык билгесе булган. Күп вакыт хатын-кызларга  яулык бүләк иткәннәр. Хезмәтен тутырып  кайткан ир-егетләр  дә буләк итеп яулык алып кайта  торган булганнар. Егет яраткан кызына  яулык буләк иткән.

Укучы кызлар да аллы-гөлле,  бизәкле  яулыклар, шәлләр  алып килгәннәр иде. Аларга   палантин яки шарф бәйләргә өйрәттеләр. Мәктәп укучылары бик теләп өйрәнделәр.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*