tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы районында «Зур җәйге приз» кубогына ат ярышлары узачак
Камышлы районында «Зур җәйге приз» кубогына ат ярышлары узачак

Камышлы районында «Зур җәйге приз» кубогына ат ярышлары узачак

27 август көнне  Самара өлкәсе Камышлы районында «Зур җәйге приз — 2016″ кубогына ат ярышлары узачак. Дүртенче мәртәбә узучы әлеге ярышларның оештыручылары – район хакимияте һәм «Газпром трансгаз Самара» ҖЧҖ.

Оештыручылар ярышларның максаты дип районда һәм гомумән өлкә буенча ат үрчетүне һәм ат спортын популярлаштыруны атый. 

Ярышлар сәгать 10да механизаторлар ярышлары белән ачылачак. 10.30 дан 11гә кадәр бригадир чабышлары, ә 11дән 14кә кадәр ат чабышлары үтәчәк.

Турнирга Оренбург, Саратов өлкәләреннән, Татарстан, Башкорстстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән ат үрчетүчеләр һәм ат спорты белән шөгыльләнүчеләр чакырулы.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*