tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы татар халык театры «Әрем исе» исемле ике пәрдәлек мелодрама күрсәтте
Камышлы татар халык театры «Әрем исе» исемле ике пәрдәлек мелодрама күрсәтте

Камышлы татар халык театры «Әрем исе» исемле ике пәрдәлек мелодрама күрсәтте

Камышлы театры үзенең 99нчы сезонын ачып җибәрде. 

«27 март кичендә Камышлы рай­он мәдәният йорты бәйрәм төсен алган иде. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре, театр артистлары, тамашачылар бәйрәм тантанасына җыелдылар. Чараның беренче бүлеге Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Мәдәният хезмәткәрләрен, театр артистларын район башлыгы урынбасары Андрей Павлов, район мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте үзәге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина бәйрәмнәре белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Билгеле, бәйрәм бүләксез булмый, шуңа да сәхнәгә бер-бер артлы мәдәният хезмәткәрләре күтәрелде.

…Чараның икенче бүлегендә сәхнә пәрдәсе күтәрелде һәм анда драма­тург, режиссер Илгиз Зәйниевнын «Әрем исе» исемле ике пәрдәлек мелодрамасы башланды. Бу әсәрне театрның ре­жиссеры Гүзәлия Шакирова сәхнәләштергән.

Рольләрне Фәнис Шаһиев, Алия Кәримо­ва, Искәндәр Төхбәтшин, Лилия Фәртдинова, Гөлнара Шәфигуллина, Илфат Гайнетдинов һәм Радмир Гатауллиннар башкардылар. Әсәр эчтәлекле дә, гыйбрәтле дә иде. Артистлар рольләрен дөрес сайланганнар һәм һәрберсе үз ролен ачып бирә алды, — дип яза хәбәрче Рәйсә ханым Төхбәтшина «Камышлы хәбәрләре» газетасында.

Артур ӘБДЕРӘХИМОВ фотосурәте

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*