tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлының 280-еллыгына багышлап яшь үсентеләр утыртылды
Камышлының 280-еллыгына багышлап яшь үсентеләр утыртылды

Камышлының 280-еллыгына багышлап яшь үсентеләр утыртылды

Камышлы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы Диндарованың энергиясе кайнап тора. Беркөнне аңа: «Шундый матур  алтын көздә Сабантуебыз әйданы территориясендә миләшлек куаклары (рябинник рябинолистный) утыртырга кирәк», — дигән уй килә һәм ул аны тормышка ашырырга керешә.

Район волонтерлары белән уртага салып киңәшләшә, Азат абый белән Галия апа Габидуллинардан үсентеләр ала, сөйләшенгән көнне ярдәмчеләре белән Сабантуйларыбыз үтүче урында очрашалар.

Авылыбызның актив, уңган-булган кешеләре көрәкләрен-чиләкләрен алып, билгеләнгән сәгатькә килеп, эшкә керешәләр.

Активистларыбыз бу күркәм эшне Камышлыбызның 280-еллыгына багышладылар. Авылыбызга 1740 елда Бөгелмәдән татар күченүчеләре нигез салган дип санала.

Авылдашларым исеменнән әлеге матур чараны оештыручыларга, анда катнашучы волонтерларга рәхмәтләремне белдерәм.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*