tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канада һәм АКШ татарлары Монреальдә хоккей уйнаган
Канада һәм АКШ татарлары Монреальдә хоккей уйнаган

Канада һәм АКШ татарлары Монреальдә хоккей уйнаган

Канада һәм АКШ татарлары Монреальдә дусларча Татарча хоккей матчы уздырган. Бу хакта “Татар-информ”га Канада татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте.

“Бу хоккей матчы икенче тапкыр узды. Быел без аны спорт-мәдәни чарасы буларак үткәрдек, ягъни җанатарлар өчен дә аралашу, күңел ачу программасы төзелде. Байрак чыгару, гимн җырлау кебек рәсми өлешләр дә, җыр-биюләр дә булды. Лотерея уеннары да оештырдык, – диде Алимә Сәләхетдинова.

Катнашучы һәм җанатарларга, Георгий тасмасы кебек, Татарстан әләмен гәүдәләндергән тасмалар таратылган.

“Халык, нигездә, массакүләм күңел ачу бәйрәме дип Сабантуйны гына таный. Әмма без үзебезнең алга шундый максат куйдык: заманнан калышмыйча, кызыклы, яшьләр ярата, ир-атлар тартыла торган чаралар оештыру. Күпчелек җәмгыятьләрдә эшне хатын-кызлар алып бара һәм ул дөрес түгел. Безнең быел яңа комитет эшләнелде. Анда 3-4 ир-ат бар, алар җәмгыятьнең эшчәнлеген үзгәртүдә төп көч, – диде вәкил.

Дусларча спорт матчында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашкан. Күпчелеге татар булганга күрә, аралашу да нигездә татар телендә барган.
“Быел Америкадан килгән егетләр дә, хоккей белән кызыксынып китеп, үзләрендә дә хоккей белән шөгыльләнергә теләүләрен әйтте.
Бу спорт чарасын мин бөтен татар җәмгыятьләренә үткәрергә дип киңәш итәм. Әзерлек, үткәрүдәге тәҗрибәләр белән дә бүлешергә әзермен. Чөнки без аны матди ярдәмсез, үз кулларыбыз белән генә эшләдек һәм ул үз-үзен аклады. Һәр җәмгыятькә футболмы, йә булмаса, хоккей, волейбол турнирлары оештырырга өндим.
Әгәр дә алга таба хоккейны бөтен Төньяк Америка вәкилләре, башка шәһәрдә дә оештырырга теләсәләр, без дә бик теләп кушылабыз. Бу чара бердәмлеккә илтсен, татарларны берләштерүгә барсын, – ди Алисә Сәләхетдинова.

Активистлар әлеге турнирны оештырыр алдыннан Президент Аппаратына да мөрәҗәгать иткән. Шулай ук “Ак барс” клубына да чыгарга туры килә. Клуб исә татар җәмгыяте белән элемтәгә керә һәм киләсе елга спорт свитерларын җибәрергә әзер булуларын белдерә.

Алимә Сәләхетдинова бу чараны оештыруда күпләрнең өлеше керүен билгеләп үтте. Болар – идеяне тәкъдим итеп, башкарып чыгучылардан тыш, дизайнерлар, оештыру эшләрендә катнашучылар, кунакларны каршы алучылар.

Быел Кардәшлек кубогын “Кызыл башлар” төркеме ота, һәм ул Монреальдә кала. Ә “Ак барс” клубы аларга яңа тәкъдим белән чыга: бөтен Яңа Америка татар лигасы өчен “Ак барс кап” ясау.
“ Бу кубокны Америка, Канада шәһәрләренә күчереп, бер символ булырлык итеп ясарга теләр идек”, – диде Канада татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова.

Турнир башланганчы, татар җәмгыяте активистлары үзләренең “Инстаграмда”гы төркемнәрендә “Дөрес исәпне кем әйтә?” дигән уен да уздыра. Анда Кисловодск шәһәреннән Инсаф Хисаметдинов исемле татар егете җиңеп чыга.

Сүз уңаеннан, быел Канадада беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” аланы ачылды. Бу – “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы. Аның берсе – Австралиядә, икенчесе – Чехиядә.

Чулпан Шакирова,  “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*