tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канадада “Балалар көне” һәм “Танышу кичәсе” узды
Канадада “Балалар көне” һәм “Танышу кичәсе” узды

Канадада “Балалар көне” һәм “Танышу кичәсе” узды

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “МИРАС” мәдәни үзәге әгъзалары өчен бу якшәмбе – 27 май көне – файдалы эшләргә бай булды.

“Балалар көне”

1 июнь – Бөтен Жир шарында “Халыкара балалар көне” якынлашып килә. Бу бик күркәм бәйрәм көнен билгеләү – һәр кеше өчен дә мөһим чара. Чөнки балалар – безнең якты киләчәгебез, иң кадерле мирасыбыз.

Шул уңайдан, Канаданың Монреаль шәһәрендә актив эшчәнлек алып баручы “МИРАС” милли үзәге инде кызу эш алып бара.

Беренче чара булып 27 майда “Балалар көне” дип аталган фольклор балалар фестивале гөрләп узды. Бу фестивальны Квебек провинцияның мәдәни мирас җәмгыяте оештырды. Чарада бик күп милләт вәкилләре үз халкының иҗатын тәкъдим иттеләр. Рус, филиппин, мадьяр, молдаван, квебек халык киемнәренең купшы орнамент арасында безнең татар кызларыбызның калфак- күлмәкләрендәге бай милли бизәкләре аерым игътибарга лаек булды. “МИРАС” үзәге үзенең кызлары белән горурлана ала. Татар телендә сөйләшү- аралашу, бу зур шәһәр сәхнәсендә татар халык көйләрен һәм җырларын яңгырату күптелле тамашачы каршында яңалык булды.

Әдилә Усманова һәм Эрика Эллингсен дуэтта элегрәк күп җырлаганнары булды. Ә бу фестивальга алар биюче кечкенә Камилә Усманова һәм Ева Байрашованы да җәлеп иттеләр. ”Ай, былбылым” һәм “Күбәләк” татар халык җырларын күмәк биеп-җырлап, татар моңы Төньяк Америкада җыйналган халыклар дуслыгын бигрәк тә көчәйтеп, кәефләрне күтәреп җибәрде.

Фестивальне алып баручы да: “ Татар һәм башкорт дигән бик матур халыклар иҗатын мин беренче күрәм һәм бик сокланам”- дип ачыктан- ачык таңга кала. Яшь аристларның чыгышыннан соң татар телендә “күбәләк” сүзе бик матур яңгыравын да ошата ул.

Бу якты чыгышлары белән безнең сандугачларыбызны тәбриклибез һәм якынлашып килгән Сабантуйда да уңышлы чыгышлар телибез.

“Танышу кичәсе”

Яшь артистлар “Балалар Фестивале”нең зур сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта, татар халык ашларын хәзерләүдә Мирас үзәгенең остабикәләр шулай ук актив эш алып бардылар.

“Танышу кичәсе” дип аталган чарада алар Буфет тәкъдим иттеләр. Кунакларны татар сүзләренә өйрәтә-өйрәтә сыйлап, бу искиткеч тәмле ризыкларның тарихы, чыгышы турында да кызыклы әңгәмә алып барды хуҗабикәләр.

Светлана Догадкина хәзерләгән өчпочмаклар, Роза Каримованың вак-бәлешләре һәм Зилә Миргалиевадан чәк-чәкләр, ә Ландыш Мингазованың кыстыбыйлары бар халыкны үз янына җыйнады. Тәмле ризыклар пешерүче алтын куллы бу ханымнар Монреальнең рус телле тамашачысына күптән билгеле. Инде күп мәртәбә аларны үз бәйрәмнәрендә бик теләп катнашуларын сорыйлар һәм яратып, җылы кабул итәләр.

Инде хәзер Монреальнең Сабантуе да якынлаша. Бәйрәм аланында бай милли колорит, күңелле уеннар һәм хуш исләр милләттәшләрне, җыйналган кунакларны янә куандырыр.

Зилә Дамировна Миргалиева

МИРАС Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Монреаль

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*