tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кара генерал” яки илендә танылмаган батыр – Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубның чираттагы очрашуы
“Кара генерал” яки илендә танылмаган батыр – Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубның чираттагы очрашуы

“Кара генерал” яки илендә танылмаган батыр – Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубның чираттагы очрашуы

Бөек Ватан сугышы тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган Даян Мурзин Русия Герое дип рәсми танылырмы?

Кичә Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге клуб кунаклары чираттагы тапкыр очрашты.  Егерменче кичәдә ике: “Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге” һәм “Рәйхан” клубы вәкилләренең бергә очрашуының сәбәпләре бик мәгънәле иде.

2020 – безнең өчен бик истәлекле, тарихи вакыйгаларга бай ел. Аларның берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Шул уңайдан, клуб эшчәнлеге кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 – еллыгы уңаеннан оештырылучы чараларның беренчесе үтте. Ул данлыклы каһарман – Даян Мурзин турында истәлекләргә багышланды.

Җыелган кунакларны клубның җитәкчесе Нәфисә Акчурина сәламләп, бу очрашуның никадәр әһәмиятле булуын ассызыклап үтте һәм проектның авторы, тележурналист Халисә Мөхәммәдиевага сүз бирде.

Халисә Мәсһүт кызы киң билгеле журналист һәм шагыйрә. Ул озак еллар Башкортстан дәүләт телевиденисендә татар телендә “Рәйхан” тапшыруын алып барды. РФ һәм Башкортстан журналистлары берлеге әгъзасы, БР киңкүләм басма матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәре.

Халисә ханым батыр белән шәхсән таныш була. Ул Даян ага белән бер еллап якыннан аралашып, аның бөтен көрәш юлын, тәрҗемәи хәлен энәсеннән – җебенә кадәр өйрәнеп, сценарий язып, “Кара генерал” фильмын чыгара.

Фашистларның котын алган партизан якташыбыз, Бакалы бөркете, гап-гади татар авылының даһи ир-егете Даян Мурзин Гитлерның шәхси дошманы була. Аның башы өчен фашистлар өч миллион рейхсмарка вәгъдә итәләр. Бу хакта һәм башка документаль нечкәлекләр турында Даян абый Халисә Мөхәмәдиевага шул истәлекле аралашу мизгелләрендә үзе сөйли. Аның сүзләрен күпләгән документлар раслый.
Данлыклы генерал ил җитәкчесе Леонид Ильич Брежневның яудашы булган. Алар якыннан аралашканнар. Брежнев Даян агага Советлар Союзы Герое исемен бирергә вәгъдә иткән, ләкин бу вәгъдәне ул ыгы-зыгылы вакытта яңгырата һәм оныткан, күрәсең.

Сугыш елларында әҗәл белән бугазга- бугаз алышкан герой үз илендә танылу тапмый бакыйлыкка күчте. Аның каравы, Чехословакия халкы батырны бүген дә онытмый. Яшь чехлар да бу батырлык тарихын китаплардан өйрәнеп үсә. Чөнки чехлар үз телләрендә Даян Мурзин турында китаплар чыгарганнар. Мәрхәмәтле халык!
Даян агага иң зур хөкүмәт бүләкләрен тапшыраганнар.

Злин шәһәрендә үзәк мәйдан Даян Мурзин исемен йөртә

Татар ир-егете Чехиянең Словакия һәм Моравиядәге 18 шәһәрнең мактаулы гражданины. Чехословакиянең Зур энциклопедиясендә Даян агага тоташ бер бит багышланган.  Исән чагында аны ел саен чакырып, югары дәпәҗәдә кунак иткәннәр.
Бөек Британиядә Джон Хауландның Даян Мурзин батырлыгы турында сөйләгән китабы чыккан. Кызганычка каршы, безнең күпсанлы Ватандашлар 23 яшендә фашистларга каршы зур көрәш алып барган батырның исемен дә белми.

Даян Мурзин үзе дәрәҗәле исем артыннан йөрмәгән. Ул җитәкчелек белә дип санаган һәм көткәндер, өмет иткәндер. “Кара генерал”ны РФ президенты В.Путин да кабул иткән бит. Шул сәбәпле, даһи якташыбыз Даян Мурзинга дәрәҗәле бу исем бирелер дип, ел саен көтәбез, өметләнеп көтәбез.

Ә быел Җиңүнең 75 – еллыгы!

Клуб әгъзалары “Кара генерал” фильмын карагач, аның буенча сөйләшеп, фикер алышты. Анда күп нечкәлекләргә игътибар ителде. Батырның исемен мәңгеләштерү турында фикер алышулар илебез халкы, аның иминлеге, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә сизелерлек уңай нәтиҗәләргә китерер, дип ышанабыз.

Батыр якташыбызның матур данын халкыбызга илтеп җиткерүдә зур эш башкарган Халисә Мәсгүть кызы Мөхәммәдиева һәм аның иҗатташлары бу юнәлештә фидакарь эш башкарган. Фильм БСТ каналында күрсәтелеп тора. Әмма бу гына аз, аны мәктәпләрдә, гимназияләрдә, уку йортларында белем алучы яшьләр дә күрергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*