tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карга боткасы
Карга боткасы

Карга боткасы

Ульяновск шәһәренең   “Очкын” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фәсхетдинова ун елдан бирле әнә шулай татар әкиятләрен рус һәм татар телләрендә сөйләп балаларны үз ана телләрендә сөйләшергә өйрәтә. Сер түгел, шәһәрдә үскән әти-әниләре дә татарча сөйли белмәгән сабыйлар мәктәпкә киткәндә кем әйтмешли, ипи-чәйлек сөйләшергә өйрәнеп китәләр.

Ә бу юлы бакчада балалар халкыбызның  борынгыдан калган  язгы бәйрәме “Карга боткасы”н авыз итәргә җыелган. Тамашачылар  урынында гадәттәгечә ата-аналар түгел, ә Ульяновскиның 40 тан артык балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләре утыра. Тагын шунысы да игътибарга лаек, чыгыш ясаучы сабыйлар арасында татарлар гына түгел, ә рус, чуваш һәм мордва малай-кызлары да бар.

Ульяновск шәһәренең 111 нче “Миләшкәем” этномәдәни балалар бакчасының музыка укытучысы Ольга Наумова әйтүенчә, балаларның  кечкенә вакытларыннан ук үзара аралашып үсүе бик мөһим. “Чөнки алар бер-берсенең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен белеп үсәләр, бер-берсен хөрмәтләргә өйрәнәләр. Без бит барыбызда бер илдә, бер гаилә кебек яшәргә тиеш”, ди ул.

Ульяновск шәһәренең 242 нче балалар бакчасындагы  421 баланың 27 %ы татарлар. Шуңа күрә биредә 15 ел элек милли тәрбия һәм укыту системасы булдырылган. Утыз елдан артык тәрбияче булып эшләүче Римма   Фәткуллова белдергәнчә, баштагы елларда алар милли бәйрәмнәр һәм йолалар аша сабыйларны халкыбыз мирасы белән таныштырганнар. Хәзер яңа проект башлап җибәргәннәр.

Кырык җиде ел мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгән Роза ханым Гыйматдинова шәһәрдә беренчеләрдән булып балалар бакчасында этномәдәни компонентны кертүче тәҗрибәле педагог һәм тәрбияче. Аның фикеренчә, балалар сабый чактан ук өйрәнгәннәрен үсә төшәч тә онытмаячак. Шуңа күрә телене өйрәтүне дә балалар бакчасыннан ук башларга кирәк.

Моннан 15 ел элек Роза ханым Гыйматдинованың үзе мөдир булып эшләгән бакчада нигез салынган башлангыч бүген Ульяновск шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан да хупланды. Күптән түгел генә шәһәрдәге балалар бакчасы мөдирләре  җыелышында да бу хакта ассызыклап әйтелде.  Чөнки һәр бакчада да татар балалары күпләп булса да, әлегә аларның нибары 9 ында гына татар милли компоненты кертелгән.

“Безнең мәктәпләрдә милли-мәдәни компонентны кертү уңышлы гына системалы эшләп китте. Шәһәрнең һәрбер мәктәбендә диярлек 1 нче сыйныфтан алып 11 нчегә кадәр милли телләр өйрәнелә. Ә менә мәктәпкәчә булган балалар бакчаларында бу эш әле аксый, ул әле башлангыч этапта гына бара. Бу мөһим эш бакчаларда  уен формасында алып барылырга тиеш.Чөнки балалар бакчаларында эш  ысулы башкачарак. Ләкин без сезнең белән балалар бакчасының мәктәпкә әзерләнүче буын икәнен дә онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә бу матур башлангычны  алга таба да дәвам итәргә кирәк булачак. Һәм һәрбер бакчада бу эш үз югарылыгында оештырылырга тиеш”, ди Ульяновск шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Куликова.

Шәһәрдәге балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу һәм анда әлеге эшне оештыру тәҗрибәсе берничә бакчада  инде дистә елдан артык алып барыла. Өлкәнең мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча бу эш авыл-районнарына да  барып җитте. Өлкә үзәгеннән 240 чакрымдагы Радищево районы шуларның беренчесе.

Күптән түгел өлкә татар автономиясе   ана телен өйрәтүне киләчәктә балалар бакчаларыннан башларга дигән мөрәҗәгать белән  чыккан иде. Шул уңайдан хәзер бакчаларда һәртөрле чаралар, тәрбиячеләр белән очрашулар  уздыру планнаштырыла. Бу көннәрдә бакчаларга Татарстан мәгариф министрлыгыннан, татар конгрессыннан  һәм федераль автономия аша кайтарылган китапларны, методик кулланмаларны тарату эше башланды.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*