tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каргалыда китапка кадер бар
Каргалыда китапка кадер бар

Каргалыда китапка кадер бар

Ике йөз елдан артык тарихы булган Каргалы авылы турында тәүге саллы китап 2003 елда чыккан иде. “Каргалы тамырлары” дип аталган җыентыкта Темников морзалары нигез салган төбәкнең үткәне турында бай тарихи материаллар урын алган. Әйткәндәй, 2000 данә тираж белән басылган китап тиз арада таралып та бетте.

Әлеге үзенчәлекне исәпкә алыпмы, Благовар районы Каргалы авылы морзаларының варислары нәсел тамырлары береккән төбәк турында китап артыннан китап чыгара башлады.

2016-17 елларда, мәсәлән, Яңа Каргалы авылына багышланган 3 китап дөнья күрде. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы төбәк тарихын өйрәнүдә җитди хезмәт саналырга хаклы.

“Яңа Каргалыга – 200 ел” китабы Әхмәт Еникеев тарафыннан 1986 елда ук язылса да, әсәр дөнья күрә алмыйча калган иде. Әтисенең изге ниятен улы – билгеле галим Дамир Еникеев тормышка ашырды. Китапта авылның барлыкка килүе, шулай ук Еникеевлар һәм Терегуловлар нәселе турында бай мәгълүмат бирелә.

Медицина фәннәре кандидаты Рәис Терегулов авторлыгында чыккан “Укытучы. Табиб. Галим” дигән китап Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән киң билгеле табиб Гыйниятулла Терегулов турында.

Уфада яшәүче Ринат һәм Ринат Янгуразовлар да Каргалы авылы тарихын өйрәнү буенча ныклы адым ясаган. Алар чыгарган “Илче варислары” китабының төп героеның нәсел буыннары Каргалы тарафларына килеп тоташа.

Замана шаукымыдыр – татарның асыл затлары булган морзалар турындагы китапларның дүртесе дә урыс телендә.

http://kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*