tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры балаларга онытылмас бәйрәм үткәрде!
Кариев театры балаларга онытылмас бәйрәм үткәрде!

Кариев театры балаларга онытылмас бәйрәм үткәрде!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен күрсәтте. Аны “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты җиңүчеләре, “Теремок” балалар үзәге, Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” әгъзалары, театрыбызның башка нәни кунаклары кызыксынып карады.

Тамаша күзләре начар күрүче тамашачылар өчен дә зур бүләк булды. Аларга спектакль тифлокомментарий бирү юлы белән дә алып барылды. Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә тормышка ашырыла. Тифлокомментатор – Гөлүсә Закирова

Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*