tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Башкортстан гастрольләренә җыена
Кариев театры Башкортстан гастрольләренә җыена

Кариев театры Башкортстан гастрольләренә җыена

3-12 февраль көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Башкортостан Республикасына гастрольләргә җыена.

Башта “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында Алкино поселогында урнашкан 63494 номерлы хәрби частьтә хезмәт итүче Татарстан егетләренә һәм башка солдатларга, офицерларга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе күрсәтеләчәк.

Аннан соң кариевлыларның чыгышлары якын-тирә авылларда һәм районнарда дәвам итәчәк. Өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” спектакле, ә балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә.

4 февраль – Чишмә районы, Алкино бистәсе, хәрби часть
5 февраль – Чишмә районы, Сәфәр авылы
6 февраль – Чишмә авылы, Пионерлар йорты
Әмин авылы Мәдәният йорты
7 февраль – Алкино авылы мәктәбе
Калмашбаш авылы Мәдәният йорты
8 февраль – Чакмагыш район үзәге Мәдәният йорты
Рәҗәп авылы Мәдәният йорты
9 февраль – Митро-Әюп авылы Мәдәният йорты
10 февраль – Кушнаренко район Мәдәният йорты
11 февраль – Салават районы, Шәрип авылы
Иске Тукмаклы авылы
Кичке спектакльләр 19.00 сәгатьтә, ә балалар өчен тамашалар 10.00, 12.00 сәгатьләрдә башлана.

http://karievteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*