tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша
Кариев театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша

Кариев театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша

Кариев театры беренче тапкыр «Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» федераль программасында катнаша.

Апрель аенда коллектив үзенең өч спектакле белән Мәскәүгә җыена. Спектакльләр 4 – 5 апрель көннәрендә «У Никитских ворот» театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Театр Мәскәүгә Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек», Камил Кәримовның «Шәй-бу! Шай-бу!» һәм Туфан Миңнуллинның «Супер кияү» спектакльләрен алып килә. Спектакльләрнең барысын да театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән.

Спектакльләргә билетлар «У Никитских ворот» театры кассасында һәм театр сайты аша сатыла.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*