tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры спектакльләрне 14 июльгә кадәр күрсәтәчәк
Кариев театры спектакльләрне 14 июльгә кадәр күрсәтәчәк

Кариев театры спектакльләрне 14 июльгә кадәр күрсәтәчәк

Чемпионат көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләрне  күрсәтүен дәвам итә. 14 июльгә кадәр казанлыларга һәм башкала кунакларына  «Алхимик» (П.Коэльо), «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин), «Галиябану»(М.Фәйзи), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев) спектакльләре тәкъдим ителәчәк. 30нчы сезон быелгы премьера -«Мәхәббәт күгәрченнәре» (В.Гуркин) спектакле белән ябылачак.

Шулай ук театр спектакльләрне   балалар бакчаларында, мәктәпләрдә куюны да дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*