tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышланган спектакль премьерасы
Кариев театрында Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышланган спектакль премьерасы

Кариев театрында Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышланган спектакль премьерасы

28-29 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы! Спектакль театрның баш режиссеры Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышлана.

Автор: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; рәссам – Булат Ибраһимов, хореограф – «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил премияләре лауреатлары Нурбәк Батулла; композитор: Зөлфәт Вәлиуллин

«Акча һәм хакимлек көченә ничек каршы торырга? Кайвакыт хоккей да уйнап алу җитә. Гади генә түгел, ә әбиләр һәм бай инвесторлар арасында. Ә төп бүләк – туган җир! Сез кем яклы? » (12+)

«Мин авыл егете, шуңа спектакльдәге әбиләр – туган авылым Шәле өлкән кешеләренең прообразы. Тамашада авыл кешеләренең кече күңеллелелегн күздә тота. Бу спектакль белән үземнең иҗади яктан җитлегүемне исбатлыйсым килә», – дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

Спектакльдә бөтен труппа катнаша. Башлана – 18.00.

 

Театрның алдагы планнары:

  • 12 март – “Калеб” яңа буын җыены һәм Кариев театры Ландыш Әбүдарованың “Мандариннар” китабы презентациясен тәкъдим итә.
  • 15 март – «Театрда импровизация» актерлык лабораториясенең 1 этабы нәтиҗәсе буларак ачык дәрес.
  • 22-23 март – “Иделкәем & Кариев варислары” балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале; Кариев театрында 3 турга сайлап алу һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
  • 24 март – Кариев театры һәм «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә “Театр кино аша” темасына «Калеб-ликбез».
  • 25 март – ““Шәй-бү! Шай-бу!” (К.Кәримов) комедия-фарсы пресс-показы
  • 28-29 март – “Шәй-бү! Шай-бу!” (К.Кәримов) комедия-фарсы ПРЕМЬЕРАсы. Шул көнне театрның баш режиссеры Әюпов Ренат Мирзахәсән улы – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесененең 55 яшьлек юбилее;
  • 8-14 апрель – режиссерлар лабораториясе; Россиянең алдынгы карашлы 4 яшь режиссеры Кариев коллективы белән балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 спектакль эскизы әзерләячәк;

Гастрольләр – Башкортстан

  • 21-22 апрель – “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Шәй-бү!шай-бу!” “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Без шундый театр төзербез” Уфа;
  • 23 апрель – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Шәй-бү! Шай-бу!” Шаранда;
  • 24 апрель – “Кәҗүл читек”, “Шәй-бү! Шай-бу!” “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Без шундый театр төзербез” Туймазыда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*