tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрының 31 нче сезоны нәрсә белән истә калачак?
Кариев театрының 31 нче сезоны нәрсә белән истә калачак?

Кариев театрының 31 нче сезоны нәрсә белән истә калачак?

1 июнь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 31 сезонын япты. Бу уңайдан театр алдындагы мәйданда балалар өчен сабантуй, ачык һавада спектакль (“Саранлыктан дәва”), концерт, бию буенча флешмоб, шулай ук керамикага рәсем төшерү, балчыктан савыт-сабалар ясау, суда рәсем ясау (эбру), чигү, милли баш киемнәре тегү буенча мастер-класслар үткәрелде. Бәйрәм чарасы зур залда “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән тәмамланды.

Кариев театрының 31нче сезоны нәрсә белән истә калды соң?

  1. 31нче сезонын театр яңа җитәкче белән каршы алды. 5нче сентябрьдән театрның директоры – Гүзәл Сәгыйтова.
  2. Премьералар:
    • «Театр – балаларга» Федераль проекты буенча спектакльләр (режиссер – Ренат Әюпов):
    • «Ләйлә һәм Мәҗнүн» («Лейла и Меджнун»). Автор – Низами Ганҗәви, Юлия Тупикина инсценировкасы;
    • «Кәҗүл читек» («В ожидании чуда»). Автор – Гаяз Исхакый, Нәзифә Кәримова инсценировкасы;
    • «Асылкош җыры» («Песня дивной птицы»). Автор – Рүзәл Мөхәммәтшин;
    • «Шәй-бу! Шай-бу!» («Шәй-бу! Шай-бу!»). Автор – К.Кәримов.
    • “Ут чәчәге” спектакле. Режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, автор – Зиннур Хөснияр;
    • “Зөһрә” (“Зухра”) курчак спектакле. Режиссер – Ксения Шачнева, автор: Йолдыз Миңнуллина;
    • “Юлдашның туган көне” (“День рождения Юлдаша”). Режиссер – Эльдар Гатауллин, автор – Дарья Панина, Булат Бәдриев;
    • “Тапшырыл…ган хатлар” (“…отосланные письма”). Спектакль авторы – Илгиз Зәйниев.
  3. Бу сезон Башкортстанга гастрольләр белән тарихта калыр: кариевлылар Уфа, Шаран, Туймазыда тамашачысына 5 премьера спектаклен алып барды. Шулай ук март аенда исә Әлмәт, Азнакай, Ютазы шәһәрләредщ иьади сәфәр булды.
  4. Быел театрда беренче тапкыр режиссерлар лабораториясе узды. «Tamga» режиссерлар лабораториясендә Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа) 5 көн эчендә Кариев театры актерлары белән балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 эскиз әзерләде. Режиссер һәм актерларның хезмәтен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан тәнкыйтьчеләре бәяләде.
  5. Ничә ел тынлыктан соң артистлар Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиев “Татарстан Республикасының халык артисты”, Лидия Галиева һәм Гөлнара Фазылҗанова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булдылар. Ә рәссам-дизайнер Розалина Мөсәбирова мәдәният өлкәсендә күпеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә ия булды.
  6. Быел ике фестиваль берләште: “Иделкәем & Кариев варислары” балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале. бу сезонда Татарстан һәм Россиянең күрше төбәкләреннән 50 эш кабул ителде. Шуларның 10 гына финалга узды.
  7. Театр фойесы яңартылды: кунакларга фото, китап уку, буккроссинг зоналарын әзерләнде. Шулай ук билетер кызлар тамашачыларны яңа киемнәрдән каршы ала башлады. Октябрьдән башлап театрда тамашачыларны инде фортепианода уйнап Динә Исламова сәламли. Фойедагы фотолар да фотограф Рәмис Нәҗмиев тарафыннан яңартылды.
  8. Театрга ребрендинг ясалды. Театр яңа бренд, үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча бәйге дә игълан иткән иде. Җиңүче – Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова.
  9. Быелгы елның тагын бер яңалыгы – сайтның яңартылуы (karievteatr.ru). Ул 2 телле, уңайлы һәм заманча. Хәзер тамашачылар билетларны сайт аша алу мөмкинлегенә ия.
  10. 2018 елда театр 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәмне без 22 декабрь – татар театры туган көнендә билгеләде. Кариевлылар “Без шундый театр төзербез…” дип исемләнгән махсус юбилейга әзерләнгән тамаша тәкъдим итте. Ул театр йөзен билгели, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан гыйбарәт.
  11. Яңа проектлар: «Кариев+» һәм “Мобиль дәрес” мәктәп укучыларына адресланган проектлар. “Кариев +” кысаларында Кариев театрының артистлары Казан мәктәпләренә чыга. Балаларны театр белән таныштыру, спектакльдән өзек күрсәтү һәм балалар өчен мастер-класслардан гыйбарәт. Ә “Мобиль дәрес”тә танылган шәхесләр укучыларга төрле темаларга дәрес бирә. Бу сезонда аларны актер Фәнис Җиһанша, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм драматур Рабит Батулла үткәрделәр. Шулай ук бу сезонда театрда балалар белән дә актив эшләде, төрле конкурслар (рәсем ясау, фото-конкурслар) үткәрде. Шулай ук театр “Культурный дневник» активистлары белән дә актив эш алып барды.
  12. 2019 ел “Калеб” яңа буын җыены белән тыгыз элемтәдә барды. «Калеб» Кариев театры белән берлектә “Калеб-ликбез” проектын яңартты. Айның һәр 24нче числосында төрле лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрелде: «Театрда импровизация», “Хәзерге Европа театры үсешенең тенденцияләре”, «Сәнгатьара бәйләнешләр: бүгенге кино һәм театр». Соңгысы исә “Безнең җыр” лабораториясе 24 майда башланды. Ул әле октябрьгә кадәр дәвам итеп, зур концерт белән тәмамланачак.

Театраль сезон ябылса да, Кариев театры үз эшен туктатмый: “Нәүрүз” фестивалендә катнаша, лагерьларда чыгышлар ясый. Июнь аеда “Калеб” иҗади берләшмәсенең “Безнең җыр” лабораториясе актив эшлиячәк. Ә 10 июньдә Йолдыз Миңнуллинаның “Балбаллар” шигъри-пластик спектакленең эскизын тәкъдим итә. Спектакльнең командасы: Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Юлия Самодурова, Илдар Нурмөхәммәтов.

Яңалыклар әле моның белән генә бетми. Яңа сезонда Кариев театры үзенең балалар өчен театраль символын булдырырга ниятли. Шуңа театр конкурс игълан итә. Ул җанвар спектакль алдыннан балаларны каршы алачак. Конкурс шартлары буенча катнашучылар театрның символы кем булуы турында кыскача язарга, нигә нәкъ шул символны сайлауларын дәлилләргә һәм [email protected] почтасына җибәрергә тиеш булалар. Конкурс 25 августка кадәр дәвам итә. Җиңүче театрга ярты еллык абонемент белән бүләкләнәчәк.

Г. Кариев театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*