tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрының драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның 15е генә татарча
Кариев театрының драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның 15е генә татарча

Кариев театрының драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның 15е генә татарча

«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның бары тик 15е генә татар телендә. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә жюри әгъзасы, театр белгече Гөлшат Фәттахова бирде.

«Татар телендә язылган пьесалар белән татар телендә укый алучы жюри әгъзалары танышачак. Алар лонг һәм шорт битләренә кергән очракта, рус теленә тәрҗемә ителеп, калган жюри әгъзаларына да тәкъдим ителәчәк», – дип аңлатты Гөлшат Фәттахова.

«Без алдан ук пьесаларны татар һәм рус телләрендә кабул итүебезне әйттек. Чөнки бөтен татар драматургы да татарча яза алмый. Алар безнең проблеманы аңлаучы кешеләр. Татарча пьесалар 15 кенә килде. Бәлки без бу конкурс белән аларны уята алырбыз. Алар активрак яза башлар», – дип ышаныч белдерде Гөлшат Фәттахова.

1 ноябрьгә конкурсның лонг бите игълан ителәчәк. Анда килгән пьесаларның якынча яртысы керергә мөмкин. 15 ноябрьгә шорт бите әзер булачак. Җиңүчеләр 30 ноябрьдә билгеле була.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*