tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра
Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра

Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра

2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула.

Бу көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан куела.

Шулай ук 10нчы майда сәгать 10.00да Кариев театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына Габдулла Кариев каберен зиярат кылачак. Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак.

Сезне күренекле актер, драматург каберен зиярат кылырга чакырабыз.

10 майда 9.00 сәгатьтә Кариев театрыннан (Петербург урамы, 55б йорты) зияратка махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*