tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   Кариле татарлары янында…
  Кариле татарлары янында…

  Кариле татарлары янында…

      Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, Киров өлкәсендә фәнни-иҗади сәфәрдә булып кайтты. Шактый еллардан бирле төньяк төбәкләрдә яшәүче кариле (нократ) татарларын өйрәнгән һәм шул исемдәге тарихи хезмәт тә язган автор үзенең сәфәрен Киров өлкәсенең Слободской районына урнашкан Карино-Нухрат авылына барудан башлады. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыл иң төньякта урнашкан татар авылы булып санала, биредән Котыпка-Төньяк Боз океанына да, Казанга да бертигез ара – мең чакрымнар тирәсе… Заманында 8 татар авылын берләштергән һәм 8 мәчете, мәдрәсәсе булган бу авыл бик борынгы – аңа нигез 1250 елда болгар мөселманнары тарафыннан салынган, дигән фикерләр бар, рәсми документларда исә ул 1489 елдан теркәлгән,  Карабай (Кара бәк) шәҗәрәсендә 1210 ел күрсәтелгән. Нухрат авылы тагы да борынгырак булырга мөмкин, чөнки кариле татарларының нәсел шәҗәрәләре Нух пәйгамбәрдән башланып, Византия, Алтын Урда хакимнәре белән дәвам итә. 1361-1489 еллар арасында аларның хәтта фәндә “Каринское княжество” дип аталган мөстәкыйль  ил-дәүләтләре дә булган. 17 гасырда кысрыклаулар башлангач, кариле татарларының бер өлеше Вятка төбәгенең көньягына, хәзерге Удмуртия  җирләренә, Татарстанның төньяк районнарны күчеп утырганнар, бер өлеше Карино-Нухратта калган.P1060503

Бүгенге көндә Нухрат авылы үзенең элеккеге дан-шөһрәтен югалткан, халыкның күпчелеге якын-тирә шәһәрләргә таралып беткән, катнаш гаиләләр дә бик күп. Авылда 18 бала укыган 9 еллык мәктәп бар, анда татар теле бөтенләй укытылмый, ә 1953 елга кадәр биредә татар мәктәбе була. Фәүзия Бәйрәмова шушы мәктәптә авыл зыялылары белән очрашып сөйләште, тарих һәм бүгенге тормыш буенча күп мәгълүмат алды. Шунысын да әйтергә кирәк, Нухрат авылында күренекле татар язучысы Эдуард Касыймов туган, әтиләре репрессиягә эләккәч, алар гаиләләре белән Малмыжга күчеп китәләр. Нухрат мәктәбендә танылган якташларын искә алалар, туган көннәрендә аның әсәрләреннән күргәзмә үткәрәләр икән, бу эшне элеккеге китапханәче, хәзер төбәк тарихын өйрәнүче Венера ханым Касыймова башлап йөри.

Шунысын да әйтергә кирәк, Нухрат авылы да, дөньяга таралган кариле татарлары да нигездә өч фамилияне йөртә – Касыймовлар, Арслановлар һәм Дәүләтъяровлар. Авылда берничә борынгы зират бар, аларда 1504 елгы кабер ташлары да саклана. алар фәндә теркәлгән. Шулай ук Нухрат янындагы Кала-таудан галимнәр борынгы шәһәрлек урыннары тапканнар. Борынгы мәчетләрнең кайберләре бүген дә сакланган, язучы аларда да булды, шулай ук зиратларны, борынгы биналарны  өйрәнде, аңа Нухратка сәяхәтендә Киров өлкәсе мөфтияте вәкиле, нәсел тамырлары шушы авылдан булган  Габдрахман Дәүләтъяров (Деветьяров) ярдәм итте, шулай ук мәктәп директоры Тәнзилә Касыймова (Хәмидуллина) һәм клуб мөдире Фирүзә Арсланова (Созинова) ярдәм иттеләр.

Кариле татарлары буенча мәгълүмат туплавын Фәүзия Бәйрәмова өлкәнең башкаласы Киров шәһәрендә дә дәвам итте. Ул Герцен исемендәге үзәк китапханәдә төбәктәге татар тарихы турында күп мәгълүмат алды, аңа бу эшендә китапханә директоры урынбасары Наталья Стрельникова һәм “Яшьлек” татар оешмасы җитәкчесе Руслан Шакирҗанов зур ярдәм күрсәттеләр. Фәүзия  ханым үзе дә китапханәгә Михаил Худяков турында фәнни монография-китабын бүләк итте, китап соңыннан Худяковның 120 еллыгы буенча Герцен исемендәге китапханәдә уздырылган күргәзмәгә куелды.  Фәүзия Бәйрәмова үзенең фәнни эзләнүләрен өлкәнең төбәкне өйрәнү музеенда дәвам итте, дәүләт архивына кариле татарлары буенча тарихи чыганакларга заказ бирде, аерым кешеләр белән очрашты, шулай ук йөз еллык тарихы булган Киров шәһәре мәчетендә булды.P1060494

Бүгенге көндә Киров өлкәсендә кырык биш меңләп татар бар, шуның биш мең тирәсе – Киров шәһәрендә, ә күпчелек татарлар өлкәнең көньягында – Малмыж һәм Кама Аланы шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге авылларда яшиләр. Өлкәнең көньягында милли һәм дини тормыш гөрләп барса да, төньякта, шул исәптән, Киров шәһәрендә дә алай дип әйтеп булмый. Кәгазьдәге милли-мәдәни мөхтәриятләр дә, берсе өстенә берсе төзелгән мөфтиятләр дә инде мондагы вәзгыятьне үзгәртә алмый – татарларның күпчелегенә дин дә, милләт тә кирәк түгел. Казан да Киров каласын, андагы бердәнбер татар авылы Нухрат-Кариноны оныткан, биредә тарихчыларның да, язучыларның да булганы юк.

Фәүзия Бәйрәмова алга таба сәфәрен өлкәнең көньягында – Малмыж шәһәрендә дәвам итте. Биредә ул “Дуслык” татар газетасы редакциясендә булды, үзенең Киров шәһәренә Нухрат авылына булган сәфәре турында интервью бирде. Ул шулай ук шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда булды, җитәкчелек белән очрашып сөйләште, Михаил Худяковның 120 еллыгы уңаеннан биредә уздырылачак фәнни конференциягә рәсми чакыру алды. Моннан берничә ел элек Малмыжда Худяков туып-үскән йорт исән иде әле, ул инде җимертелгән, аның урынында төзелеш будкасы тора, Фәүзия Бәйрәмова аны да барып карады. Кызганыч, Малмыжда Худяков туып-үскән йорт та, аның исемендәге урам да юк, бары тик музейда гына аның бер почмагы бар һәм соңгы елларда “Худяков укулары” дип аталган чаралар уздырыла башлаган.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Малмыж шәһәренең Үзәк мәчетендә булды, мөхтәсиб һәм имамнар белән очрашып сөйләште, анда Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин да катнашты. Биредә сигез меңләп кеше яши, шуның биш меңгә якыны, ягъни, 52 проценты – татарлар. Татарларның Малмыжда ике мәчетләре, “Дуслык” газетасы, милли һәм дини оешмалары бар, алар биредә аякта нык торалар.

Фәүзия Бәйрәмова бу сәфәрендә Малмыж районына кергән Яңа Смәил авылында да булды, мәчеттә халык белән очрашты, аларга татар тарихы, динебез һәм милләтебез турында сөйләде, китапларын бүләк итте. Бу очрашуны авыл имамы Рәсүл хәзрәт Мөбарәкшин оештырды, очрашуга тирә-күрше авыллардан, Кукмарадан да мөселман-татарлар килгән иде. Яңа Смәил авылында биш йөздән артык кеше яши икән, күпчелеге – татарлар, урта мәктәп, мәчет бар, зиратында борынгы кабер ташлары сакланган. Шунысын да әйтергә кирәк, бу төбәктәге мәчетләр совет чорында да ябылмаган, эшләп торган, Яңа Смәил авылында да шулай булган – мәчет ябылмаган, манара киселмәгән. Бүгенге көндә дә һәр татар авылында мәчет эшләп тора, хәтта чиркәүле урыс авылларында яшәүче татарлар да анда мәчетләр салдырганнар. Биредә әле милли рух та, дин дә сакланган, халык мул яши, Татарстанның якынлыгы да үзен нык сиздерә, терәк булып тора.

Сәфәренең соңында Фәүзия Бәйрәмова Кукмара районының Туембаш авылында да булды, авыл тарихы һәм милләттәшләребезнең бүгенге тормышы белән танышты. Тарихи чыганакларда болгар чорыннан ук искә алынган бу авыл элек Ураксино, дип тә аталган, аңа 1240нчы елларда Болгардан килгән мөселманнар нигез салган, дигән фикерләр бар. Туембаш авылы бик нык, хәлле, иманлы авыл, биредә җомга намазларына йөзәр кеше җыела икән. Авыл халкы элек-электән итек басу белән шөгыльләнгән, колхозда эшләмәгән, хәзер дә үз көнен үзе күрә. Туембашта һәр йорт сәнгать әсәрен хәтерләтә, алар берсеннән-берсе матур, зәвыклы, бай. Авылда икенче мәчет салына башлаган, 9 еллык мәктәп эшләп тора, мәдәният сарае бар. Фәүзия Бәйрәмовага Туембаш авылына бу сәфәрен дини мөнәҗәтләр авторы һәм башкаручысы Фәрит Хәләветдинов оештырды, алар алдагы уртак иҗатлары турында киңәшләштеләр.P1060622

Шунысын да әйтергә кирәк, Туембаш авылы Мәчкәрә янәшәсендә генә, бу авылда да, Мәчкәрәдәге кебек,  Чыңгыз Айтматовның, Үтәмешевләрнең нәселе яшәгән. Алар барысы да – борынгы кариле-нократ татарларының. Кара бик нәселенең лаеклы дәвамчылары, бөтен дөньяга таралып, милләтне, динне яшәтүчеләр һәм саклаучылар. Һәм алар үзләре турында дастаннарга тиң әсәрләр язылуга лаек! Фәүзия Бәйрәмова төньякка сәфәреннән әнә шундый уйлар белән кайтты…

                Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

                             2014 ел, 16 сентябрь.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*