tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карсунда күчмә утырыш
Карсунда күчмә утырыш

Карсунда күчмә утырыш

Рәсми тарихи чыганаклар буенча  район исемен йөртүче “Карсун” сүзе үк татарның “кар суы”сүзтезмәсеннән алынган. Халык санын исәпләүнең соңгы мәгълүматларына күз салсак, Ульяновск өлкәсенең Карсун районында  өч меңнән артык милләттәшебез гомер итә. Билгеле инде, күпме халык яши, аның проблемасы да шулкадәрле күп була. Мисал өчен район үзәгендәге күпмилләтле мәктәптә татар теле бары тик түгәрәк һәм факультативларда гына алып барыла.

Милли проблемаларны һәм милләтара вәзгыятъне тамырдан белүче район җитәкчесе Владимир Чубаров тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә районның Уразовка татар авылында 4 бала укучы мәктәпне дә саклап кала алганнар. “Без бу турыда икеләнеп тә тормадык. Милли авыллардагы  мәктәпне клуб белән берләштерү, яисә мәктәпне ябу турында  сүз дә булырга тиеш түгел. Хәтта анда укучылар саны  аз  булса да. Телне һәм мәдәниятне саклау безнең өчен изге бурыч. Районда татар милли сәнгатен күтәрүне  без һәрчак үзебезнең җитәкчеләргә бурыч куябыз.  Бездә узучы бәйрәмнәрдә һәр мәйданчыкта да, шулай ук үзәк мәйданда да , мәдәният  йортларында да матур татар җырлары яңгырый, биюләре башкарыла. Бу күпләргә бик ошый”, ди Карсун муниципаль районы администрациясе башлыгы Владимир Чубаров.

Районда берничә гасырлык тарихы булган өч татар авылы бар. Шуларның иң зурысы-бай тарихлы һәм гыйбрәтле язмышлы Нугай иле авылы. Автономия вәкилләре монда килгәч беренче эш итеп авыл үзәгендәге һәйкәл-монументка чәчәкләр куйдылар. Аннары алар мәктәпнең  яңадан эшләнгән музейны ачу тантанасында катнаштылар. Әлеге музей Татарстан мәгариф министрлыгы гранты хисабына җиһазландырылган. Илдар Миңнебаевның сүзләренә караганда, яңартылган музей киләчәктә татар теле бүлмәсе вазыйфаларын да башкарачак. Шуңа күрә дә биредәге барлык күргәзмә  материал һәм элмә такталар да махсус татар телендә эшләнгән.

Татар теле атнасына өч сәгать укытыла торган бу мәктәптә ел саен   “Туган  телем-иркә гөлем” дигән иҗат фестивале дә уза. Анда балалар бакчаларына йөрүче сабыйлардан алып укытучыларга кадәр катнаша.

Чара азагында милли мәгърифәтне, мәдәниятне саклауда  һәм иҗтимагый эшләрдә катнашучыларга Бөтендөнья татар конгресссының һәм өлкә  татар автономиясенең рәхмәт хатлары тапшырылганнан соң, кунаклар сөйләшүне түгәрәк өстәл  артында да дәвам иттеләр. Биредә җирле хуҗалык җитәкчеләре, укытучылар һәм авыл имамының да катнашуы  ана телен, милли йолаларны саклау безнең уртак бурыч икәнен  раслый.

Өлкә татар автономиясенең президиум  утырышында сүз районда мәгариф һәм мәдәният тармагы буенча башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар хакында барды. Шунысы игътибарга лаек, аның эшендә район, авыл башлыклары, мәдәният һәм мәгариф идарләре җитәкчеләре дә катнашты.

Автономиянең күчмә утырышы  Карсун бистәсенең балалар  сәнгать  мәктәбендә узуы да очраклы түгел. Биредәге бик күп түгәрәкләрдә татар балалары катнаша.

Сәнгать мәктәбе җитәкчесе белән булган очрашуда көзгә әлеге мәктәпкә йөрүче татар  балаларының рәсем күргәзмәсен Ульяновск татар мәдәният үзәгендә оештыру турында да  килешенде.

Көннең икенче яртысында автономиянең күчмә утырышында катнашучылар шушы районның гына түгел, өлкәнең дә горурлыгы булган СССРның халык рәссамы Аркадий Пластов туган Прислониха авылына килеп, бөек рәсссамның йортын карадылар, музеенда һәм остаханәсендә дә булырга өлгерделәр.

Әлеге рәссамның “Фашист очып узды”  рәсеме мәктәп программасы буенча бик күпләргә таныш. Музей мөдире кунакларга әлеге һәм башка бик күп рәсемнәрне эшләү, аларны күргәзмәләргә кую тарихы белән дә таныштырды. Аркадий Пластовның  бик күп эше бүген дөньяның 35 илендәге күргәзмә залларында саклана. Алар арасында татар кызы сүрәтләнгән “Чишмә буенда” рәсеме дә бар.

 

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*