tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендә яңа кибет төзү өчен ХХ йөзгә караган татар йортын сүткәннәр
Касыйм шәһәрендә яңа кибет төзү өчен ХХ йөзгә караган татар йортын сүткәннәр

Касыйм шәһәрендә яңа кибет төзү өчен ХХ йөзгә караган татар йортын сүткәннәр

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә «Пятерочка» челтәренә кергән яңа кибет төзү өчен ХХ йөзгә караган тарихи бинаны – Нариманов урамындагы татар йортын сүткәннәр. Бу хакта Тарихи мирасны саклау фонды сайтында хәбәр ителә.

Борынгы шәһәр елъязмаларда Мәскәүдән нибары 5 ел соңрак телгә алына башлый. Ике гасыр дәвамында ул Касыйм ханлыгының үзәге булган – Татарстанда моны яхшы хәтерлиләр: Явыз Иван тарафыннан Казан яулап алынганнан соң бирегә Сөембикәне кияүгә бирәләр.

Бүген Касыйм каласы федераль әһәмияткә ия тарихи җирлек дип табылган шәһәрләр арасына керә. Шартлы рәвештә ул руслар һәм татарлар яши торган өлешләргә бүленгән, икенчесенә юкка чыгу куркынычы яный.

Шәһәр хакимиятендәгеләр зур кыйммәткә ия объектлар (алар арасында сүтелгән татар йорты да бар) исемлеген караган арада, яңа милекче объектларга саклау статусы бирелүен көтмәскә булган һәм шәхси мәнфәгатьләрендә эш иткән. Яңа милекче әлеге объектны 3,5 миллион сумга сатып алган.

«Мирасыбызны әнә шул рәвешле бик тиз арада югалтабыз. Шәһәрләр исә бер бинаны гына түгел, үзенчәлекләрен дә югалта», – диелә Тарихи мирасны саклау фондына нигез салучы, танылган блогер Илья Варламов сайтында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*