tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм Йосыпов: Башкортстанга гади регионга караган кебек кенә карарга кирәк түгел
Касыйм Йосыпов: Башкортстанга гади регионга караган кебек кенә карарга кирәк түгел

Касыйм Йосыпов: Башкортстанга гади регионга караган кебек кенә карарга кирәк түгел

Бүген Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Уфада тәкъдим ителә. Каланың “Нур” театры бинасында Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез киләчәккә юл күрсәтү өчен төзелә торган документ эскизы белән танышу өчен җыелды.

Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга бер генә татар кешесе дә битараф булып калырга тиеш түгел. Башкортстанда милләтебезнең киләчәге турында сөйләшүләр бу яктан чын-чынлап нәтиҗәле булды. 500гә якын кешене сыйдыра торган Уфаның “Нур театры залын тутырып килгән милләттәшләребез документ эскизы презентациясен тын да алмыйча игътибар белән тыңлады. Үз фикерләрен җиткерүчеләр дә шактый табылды.

Әйтик, икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов Башкортстанга Татарстан җитәкчелеге гади регионга караган кебек кенә карарга тиеш түгел. Биредә күпсанлы татарлар яши. Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының филиалын булдырырга кирәк, диде ул.

Татарлар Татарстанда милләт, Башкортстандагы татарлар исә ни өчендер милләт түгел, дип борчуын белдерде Башкортстанның фәннәр академиясе профессоры Ринат Гатауллин. Башкортстанда татар теле дәүләт теле булырга тиеш. Биредә ике башкортның берсе татар телле диде ул.

Шулай ук милли горурлыкны күтәрергә – моның өчен Атиллага һәйкәл куярга, татар теленә Россиядә икенче дәүләт теле статусы бирергә, БДИ рус телендә генә түгел, татар телендә дә бирелергә тиеш кебек тәкъдимнәр яңгырады. Очрашу “И, туган тел” җыры белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*