tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыймның Хан мәчетендә тәравих намазы укылды
Касыймның Хан мәчетендә тәравих намазы укылды

Касыймның Хан мәчетендә тәравих намазы укылды

1935 елда Касыймдагы Хан мәчете ябылганнан соң беренче мәртәбә мөселманнар бу бинага төравих намазына җыелды.

Бу атнаның дүшәмбесенә Хан мәчетенә элеккеге заманнарда кебек үк шәһәрнең үзеннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да кешеләр килгән иде. Намазны Рязән өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Балтачеев үткәрде.

Тәравих намазларына өлкә татарлары күпләп яшәгән башка урыннарда да җыелалар: Рязәннең гыйбадәт йортында, Бустан авылында, Скопин һәм Михайловтагы гыйбадәт бүлмәләрендә.

Один комментарий

  1. Билалова Маскура

    Альхамдулилляh ислам дине яши. Таравих намазлары башкарыла. Мачетлэребез тулы халык, Уразаларыбыз кабул булсын. Иллэребез имин булсын.

Фикер калдырырга Билалова Маскура Отмена

Обязательные поля отмечены *

*