tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычның “Ак калфак”лылары Изге Болгар җирләренә барды
Кайбычның “Ак калфак”лылары Изге Болгар җирләренә барды

Кайбычның “Ак калфак”лылары Изге Болгар җирләренә барды

Изге Болгарга баручылар арасында мәктәп укучылары да, урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Аларның күбесенең Болгарга берничә тапкыр барганы булса да, Олы Кайбычта озак еллар буена сатучы булып эшләгән Роза Газизуллинаның һәм аның Кече Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлесе Әлфия Галиуллинаның 922 елда ислам дине кабул ителгән изге җиргә әле беренче тапкыр гына аяк басулары икән.

-Без бүгенге сәяхәтебездән бик канәгать, монда килә алуыбызга чиксез шатландык, алдагы елларда да насыйп итсен бу җирләрне күрергә. Борынгы ташларны тотып карадык, музейларга да кердек. Халык шул кадәр күп, безнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә килгәннәр, бөтенесе Болгарга агыла.Меңнәрчә мөселманның ачык һавада бергәләшеп намаз укуын күреп сокландым. Бүгенге көн бер матур мизгел кебек узды да китте,- диде Роза апа.

Болгарга кадәр бу юлы Казан аша түгел, ә Тәтештән генә бардык. Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан килүчеләрне – барлыгы 120 кешене метеор Идел аша Болгарга алып чыкты, ә анда махсус автобуслар каршы алды. Кайтканда да шулай. Изге Болгар җирләрендә йөргәндә дә, киң Иделне кичкәндә дә матур, тыныч, рәхәт республикада яшәвебезгә горурландык. Киләчәктә дә дөнялар тыныч, тормышыбыз имин булсын, иманлы булыйк. Кайбычның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары алга таба да Татарстандагы истәлекле урыннарга баруны планлаштыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*