tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта китап яратучылар язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашты
Кайбычта китап яратучылар язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашты

Кайбычта китап яратучылар язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашты

Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбендә иртәдән үк җанлылык сизелде. Чөнки биредә танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина үз әсәрләрен яратып укучы кайбычлылар белән очрашты.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган “Күңелем тулы гөл” дип исемләнгән әлеге очрашу түгәрәк өстәл артында узды. Әдәби очрашуны алып барган китапханәчеләр Гөлсем Гарәфетдинова белән Миләүшә Сәлахетдинова язучының тормыш юлы белән таныштырды. Рафия Гайнуллина, Гөлшат Галимова башкарган җырлар әдәби кичәне тагын да ямьләндерде. Шулай ук Рушания Лотфуллина язучының “Карлы миләш тәме” әсәреннән өзек укыды.

kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*