tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, татар иҗтимагый фикерен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес Мәсгуд  Вахит улы Гаратуевның вафат булуы сәбәпле, гаиләсенең,  туганнары, якыннарының, татар халкының тирән кайгысын уртаклаша.

Мәсгуд Гаратуев милли хәрәкәттәге юлын туган шәһәрендә Ижауда башлап, Удмурт Республикасы күләмендә татар милли оешмалар челтәрен булдыруга ирешкән шәхес иде. Можга, Воткинск, Сарапул, Глазов, Камбарка һәм башка шәһәрләрдәге милли оешмаларының эшчәнлеге, аларнын бердәм булуы шуның нәтиҗәсе. Шулай ук ул Удмурт Республикасында татар мохитен саклый торган эзлекле уку-укыту программасы һәм массакүләм матбугат чаралар системасын булдыру эшендә дә актив эш алып барды.

Мәсгуд  Вахит улы галим, техник фәннәре кандидаты булу белән бергә, яңа демократик Россиядә татар милли идеологларының берсе буларак та танылган иде, чөнки бүгенге көндә тормышка ашырыла торган күп кенә милли проектларның нигезендә нәкъ менә ул яклаган идеяләрне күрә алабыз.

Мөхтәрәм Мәсгуд  аганың авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*