enrutat
Баш бит / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Халкыбызның затлы улы, милләтпәрвәр шәхес, туган җирен, туган авылын, үз милләтен  зурлаган, башкаларны хөрмәтләгән, гаиләсен, туганнарын,  авылдашларын яраткан Гали авылы егете Расих Латыйпов бакыйлыкка күчте.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Самара өлкәсе Похвистнево районы татарларының  “Туган тел” мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Хәләл” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “Бөтенроссия  татар авыллары” оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе

Латыйпов Расих Мөҗәһит улының

вакытсыз вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә барысына да сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Егет солтаны

Самара өлкәсендә уникаль татар авылы Гали турында без күп сөйлибез, күп язабыз.  Чөнки күрсәтер матур, изге, шатлыклы, сөенечле эшләре күп. Авыл төзек тә, иманлы да, бай да. Биредә туып-үскән яшьләр читкә китми, авылга теше-тырнагы белән ябышып ята. Менә бүген кабат кулыма каләм алып Гали авылы турында язарга булдым. Моңа сәбәп тә бар….

Галигә барам…

1670 нче еллар тирәсендә Котлыгыш Манашев атлы бер татар кешесе гаиләсе белән Казан губернасыннан бирегә күченеп килгән. Аның Юныс, Йосыф һәм Гали исемле өч улы булган. Бераздан Гали атасы йортыннан аерылып башка чыккан: көнчыгыш яккарак китеп, тау битендәге кечкенә инеш буенда йорт корган. Тормыш башлау өчен яхшы җирләр эзләп йөргәндә, ул Рзи исемле чувашны очраткан һәм аны да биредә калырга күндергән. Чуваш дусты урнашкан урында Рзи исеменнән Рысайкино авылы барлыкка килгән. Ә Гали йорт корган урында Гали авылына нигез салынган.

Авылда Морат бабакай чишмәсе дигән изге урын бар. Авылдашлары сөйләвенә караганда, Морат бабакай бу авылга Оренбург якларыннан күченеп килгән. Ул киләчәкне күрүче, ягъни күрәзәче була. Бервакыт аны районга чакырталар. Ул бер малайны үзенә иптәшкә ала да, районга китә. Бик эчәсе килгәнгә, юлда туктап су сорый. Ләкин биргән суны эчми, түгә. Аңа: “Үзең су сорадың, үзең түктең”, – дип аптырыйлар. “Күрше авылда янгын, суны түгеп мин шуны сүндердем”, – ди бабай. Бу дөрестән дә рас килә. Морат бабакай бик дини карт була. Кайчандыр ул барып намаз укый торган җирдә чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы ул урынны күз карасыдай саклый, тәрбияли, карый. “Авылыбыз гомер буе иманлы булды, шуңа күрә Ходай тәгалә безне афәтләрдән саклап килә”, – дигән иде  Госман абый Латыйпов.

Хәзер инде Гали – 750 йортта 2150 кеше яшәгән төзек, бай авыл. Ул елдан-ел зурая, чөнки яшьләр туган авылларында төпләнеп калу ягын карыйлар. Урамы белән мәһабәт йортлар калыккан,  яшьләр урамы барлыкка килгән. Аңа “Төзүчеләр урамы” дип исем кушканнар. Яшь гаиләләрдә ике-шәр, өчәр бала үсә.  Галидә елына уртача 25-27  бала туа.

Бер гасырлык тарихы булган мәктәптә егерме укытучы 300гә якын балага аң-белем сеңдерә. Укучылар барысы да татар милләтеннән булсалар да, укыту урыс телендә (татар теле һәм әдәбиятыннан кала). Гали урта мәктәбе укучылары, район, өлкә күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар икән. Ә тәрбия эшләре ана телендә алып барыла. “Чишмә” җыр һәм бию ансамбльләре бар. Аның җитәкчесе – кайчандыр Самарадагы данлыклы “Ялкынлы яшьлек”тә җырлаган Гөлнур Карипова. “Чишмә” үз авылларында гына түгел, башка татар авылларына барып та тамашачылар алдында чыгыш ясарга өлгерә.

“Тылсымлы җеп” чигү түгәрәгенең эшләре дә үзләрендә генә түгел, өлкә күләмендә мәгълүм. Биредәге матурлыкка таң калырлык. Стенага эленгән чигү эшләре арасында безнең татар халык әкиятләре геройларын да, милли рухлы әби-бабайларны, затлы чәчәкләрне, җиләк-җимеш сурәтләрен дә күрергә мөмкин. Әлеге түгәрәккә йөрүче оста куллы кызларның эшләре Мәскәүдә узган бәйгедә дә катнашкан.

Менә инде унҗиденче  мәртәбә, уку елына йомгак ясап, мәктәп күләмендә Сабантуй үткәрәләр икән. Ул нәкъ чын авыл Сабан туе кебек уза. Беренче көнне, Гали буйлап йөреп, балалар бирнә җыялар, икенче көнне мәйданда көч сынашалар, җырлыйлар, бииләр. Көрәш батырына тәкә бирелә.

Тагын бер зур сөенечләре бар. Мәктәп авылдашлары Дания Әсхәт кызы Тулованың матди ярдәме белән тулысынча төзекләндерелгән, яңа җиһазлар алынган. Гали авылындагы мәктәпкә нигез салынуның 110 еллыгын укучылар, укытучылар һәм ата-аналар заманча уку йортында билгеләп үттеләр. Моның өчен авылдашлары Дания Туловага  чын күңелдән рәхмәтле Гали халкы.

“Хәләл”

Гали авылылын телгә алышка иң беренче күз алдына Рәсих Мөҗәһит улы  Латыйпов килеп баса. Чөнки халык өчен, милләттәшләр өчен кылынган һәр уңай гамәл аның ярдәменнән башка узмый. Мәктәпкә, китапханәгә татарча китаплар алып бирү, мәчеткә, мәдрәсәгә ярдәм итү дисеңме, татар театрын, татарча концерт кабул итүме, Сабан туен оештырып, анда батырга машина бирүме, җирле шагыйрәгә китабын нәшер иткәндә булышумы – һәрвакыт: “Монда Рәсихның хезмәте һәм матди ярдәме бар”, – диләр. Кем соң ул шундый ярдәмчел татар, игелекле җан?

Мин Рәсихны күптән беләм. Аның турында нинди генә матур сүзләр язсак та аз булыр кебек. Ул чын мәгънәсендә үз халкын, авылдашларын, туган авылын, туган телен яратучы һәм зурлаучы милләтпәрвәр ир-егет. Үзе мактанырга да, мактаганны да яратмый. Шулай да, илле яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә язган мактау сүзләренә ачуланмас дип уйлыйм.

Рәсих Гали авылында Мөҗәһит абый белән Бибинур апа гаиләсендә туып-үскән егет. Мәктәптән соң техникум тәмамлый, армия сафларында хезмәт итә, соңыннан Кинель шәһәрендә югары белем ала. Төпкәрәк, нәсел тамырларына төшеп карасаң, аның милли тәрбия алып, иманлы гаиләдә үскәнлегенә төшенәсең. Әтиләре Мөҗәһит абый гомере буе ислам диненә хезмәт итә, авылдагы мәдрәсәнең ректоры була. Егерме елга якын мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән ахир дуслар булалар. Мөҗәһит абыйны соңгы юлга да укып озатучы Тәлгат хәзрәт була. “Миннән дә бәхетле әти юктыр, биш балам да намаз укый, Аллага шөкер”, – дип әйтә иде әтиебез. Дүртебе з дә хаҗга бардык. Олы абыебыз вафат ы. Аның өчен дә хаҗ кылдык. Әтиебез ике тапкыр хаҗи булган, – ди Рәсих. – Әти-әниебез бу дөньядан безне, биш баласын да хәләлне хәрамнән аерырга өйрәтеп киттеләр”.

Рәсих үзенә тормыш иптәшен дә әллә каян эзләп йөрми. Үз авылы кызы, классташы Кәүсәрне сайлый һәм ялгышмый. Самара дәүләт икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз 15 яшеннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Кәүсәр әнисе Гәүһәр апа кебек оста пешекче, уңган хуҗабикә. Кызлары Гөлсинәнең киңәшчесе. Икенче класстан бирле Гөлсинә дә намаз укый, Коръән аятьләрен белә. Бүген инде Гөлсинә үзе әни кеше. Тормыш иптәше Радик белән ике ул Самат белән Әльмирне үстерәләр. Кәүсәр ханым – өйдә дә, эштә дә иренең уң кулы. “Хәләл”нең икътисадчысы да, хисапчысы да, цех хуҗасы да. Оныкларын да милли рухта, дин кануннарын тотып тәрбиялиләр Латыйповлар.

2003 нче елда Рәсих Самара өлкәсе татарлары соравы буенча, туган авылында Россия күләмендә беренче булып хәләл ит ризыклары әзерләүче цех ачырга алына. Иң элек кибет сатып алып, аны үзгәртеп, унике кеше эшли торган цех төзи. Әлеге эшкә ул тәҗрибә туплаган белгеч буларак тотына. Моңа кадәр Рәсих өлкәнең Похвистнево районындагы колбаса әзерләү оешмасында гади эшчедән алып цех җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Алган югары белеме дә ярдәмгә килә. Рәсих Латыйпов – белгечлеге буенча терлекчелек чималын эшкәртү технологы. Әлбәттә, хәләл ит ризыклары әзерләү өлкәннәрнең киңәше, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең хәер-фатыйхасы белән башланып китә. Шулай итеп, өч ай эчендә цех хәләл иттән алты төрле казылык җитештерә башлый. Цехка да “Хәләл” дип исем кушалар.

“Хәләл”дә  заман таләпләренә туры китереп җитештергән ит ризыклары Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларына, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Оренбург, Ульян, Самара, Саратов өлкәләренә, Ханти-Манси автономияле округына таратыла. Килеп тә алалар, үзләре дә илтеп бирәләр икән. Рамазан аенда эш тагын да арта.

“Хәләл ризык ашаган кешегә вәгазь керә, намазга баса. Безнең ризыкларны яратып ашыйлар икән, без сөенәбез. Мөселман кардәшләребезгә саваплы ризыклар булсын. Бу эшебез Ходай тәгаләдән, без бары сәбәпчеләр генә”, – ди “Хәләл”нең генераль директоры Рәсих Мөҗәһит улы Латыйпов.

Гали – иманлы авыл. Биредә беркайчан да, хәтта совет чорында да мәчеттә азан тавышы яңгыраудан туктамаган. “Ходай тәгалә шуңа күрә безне бәла-казалардан саклый, халкыбыз иминлектә яши, бәрәкәте дә бар”, – диләр авыл картлары. Авылда өч мәчеттә көненә биш тапкыр азан яңгырый. Мәчетләре дә буш тормый. Биш вакыт намазга да кеше йөри. Гыйбадәт кылучыларның саны елдан-ел арта, исламга яшьләребез тартыла дип сөенәләр өлкәннәр.

Рәсих Мөҗәһит улы тик тора торган зат түгел. Ул һәрвакыт яңа идеяләр белән янып яши. Күптән түгел авылдашлары өчен эш урыннары булдырып калай цехы ачкан булса,  узган ел авыл туризмы буенча яңа эш башлап җибәрде. Хәзер теләгән һәркем Гали авылына килеп татар авылының яшәеше белән тулысынча таныша ала. Моның өчен Рәсих Латыйпов барлык шартлар да тудырылган комплекс төзеп куйды. Ул җәен дә, кышын да килгән кунакларны кабул итә.

Рәсих танылган эшмәкәр, “Хәләл” цехының хуҗасы булу белән беррәттән, Похвистнево районы татарларының  “Туган тел” иҗтимагый оешмасын да җитәкли. Аның теләге, тырышлыгы белән шактый зур эшләр башкарыла. Беренче Бөтенроссия авыллар сабантуеның Гали авылында узуында да, Төбәкара “Халкым минем”  иҗат фестиваленең дә алтынчы кат бу авылда үтүендә, район күләмендә татар авыллары арасында спорт бәйгеләре уздыруда да  Рәсих Мөҗәһит улы Латыйповның өлеше  бәяләр бетергесез зур. Әле алда күпме матур уйлар, теләкләр, хыяллар… Киләчәктә дә бергәләшеп шуларны тормышка ашырырга язсын. Моның өчен юбилярга озын сәламәт гомер телик. Язмама шагыйрь Ренат Харисның “Кеше кайчан матур була” дигән шигыреннән өзек белән нокта куясым килә:

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

Гөлназ ШӘЙХИ.
“Халкым минем” газетасы
февраль, 2015

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*