tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләткә багышланган тормыш (хушлашу сүзе)
Милләткә багышланган тормыш (хушлашу сүзе)

Милләткә багышланган тормыш (хушлашу сүзе)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, озак еллар халкыбызга хезмәт иткән шәхес Лилия Сәхәп  кызы Нарбекованың вафат булуы сәбәпле, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Лилия Сәхәп кызы Нарбекова  1937 елда Башкортостан АССР Кушнаренко районында  туган. Аың  тормыш юлы актив иҗтимагый һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге белән бәйле. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа китапханә техникумында укый, Кушнаренко район китапханәсе мөдире була, ВЛКСМ ның район комитетында инструктор, район мәдәният йорты директоры булып эшли. 1963-1967 елларда Л.С.Нарбекова ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитетында бүлек мөдире, секретаре булып эшли. 1968 елда читтән торып Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. 1967- 1985 нче елларда ул комсомолның Татарстан өлкә комитетының пропаганда бүлегендә,  Казан шәһәренең КПСС Мәскәү район комитетында эшли.1985-1992 елларда Татарстанның мәдәният министры урынбасары вазыйфасында профессиональ сәнгать юнәлешен җитәкли.

Лилия Сәхәп кызы Нарбекова 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында сайланган Башкарма комитетның эшчәнлеген тәэмин итүдә турындан-туры катнашып, комитетның эшләр идарәчесе, БТК фонды директоры вазыйфаларын 2002 елга кадәр башкара. Бу чорда татар конгрессының оештыру һәм милли-иҗтимагый эшчәнлегенә нигез салына. БТК Башкарма комитеты тәэсирендә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли оешмалар хасил булып, Татарстан белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләр җайга салына. Эшләр идарәчесе һәм фонд директоры буларак, Л.С.Нарбекова Башкарма комитет җитәкчелегенең  һәм аппаратының эзлекле, киң колачлы эш алып баруына ярдәм итә. Лилия Сәхаповнаны татар мөхитендә күпләр хәтерлиләр. Аның хезмәтләре, күп кырлы эшчәнлеге беркайчан да онытылмас.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*