tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

20 гыйнвар көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең  “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең җитәкчесе, талантлы җырчыбыз Фәния Хәлиуллова бакыйлыкка күчте. Милләтебезнең асыл кызы озак еллар буе Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләребезне үзенең җырлары, халыкчан һәм милли рухлы концерт программалары белән сөендереп килде, мәдәни тормышның үзәгендә булды. 53 яшьлек җырчының гомере зал тулы тамашачылар каршында өзелергә насыйп булган.

Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел булсын. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Фәния Хәлиуллова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*