tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кайгыртучан әни”
“Кайгыртучан әни”

“Кайгыртучан әни”

“Болгар радиосы”, Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм ЮХИДИнең Мәскәү районы идарәсе тәкъдим итә!

Әниләр көненә багышлап яңа акция! “Кайгыртучан әни”!Замана асыл затларының зур күпчелеге бүген машина йөртә. Балаларын бакчага, мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә әни кеше машинасына утыртып үзе алып бара. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре төгәл үтәләме? Сабыйларның куркынычсызлыгын әниләр ничек кайгырта?! 10 нчы ноябрьгә кадәр кайгыртучан “автоәни”ләрне сүрәтләгән фотолар көтәбез. 11еннән 22сенә кадәр bolgarradio.com сайтында тавыш бирү барачак.

Беренче өчлек тавыш бирү юлы белән сайлана. Акцияне оештыручылар ике катнашучыны үзләре бүләкләячәк. ТР ЮХИДИ идарәсе исә соңгы бер елда юлда штарфларсыз йөргән “автоәни”гә үз бүләген тапшырачак.

 

1 урын: Автотузан суырткыч

2 урын: Автоюгыч (минимойка)

3 урын: GPS навигатор

Махсус 2 бүләк:

Видеорегистратор

 

Конкурста катнашу шартлары белән танышыгыз да, фотоларыгызны юллагыз. Уңышлар үзегезгә!!!

“Кайгыртучан әни” конкурсында катнашу шартлары:

– Конкурста ике һәм аннан күбрәк булган, машина йөртүче асыл затлар катнаша ала.

– Фотоларда машинагызда балаларыгызның куркынычсызлыгын кайгыртуыгыз сурәтләнгән булырга тиеш.

– Исем фамилиягез, балаларыгызның исеме, телефон номерыгыз һәм кайсы төбәктән булуыгыз язылуы шарт.

– Фотолар кире кайтарылмый һәм киләчәктә “Болгар радиосы” уздыручы чараларда файдаланырга мөмкин

– “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре конкурста кабул ителми

Фотоларны [email protected] адресы буенча кабул итәбез.

Тавыш бирү 22 ноябрь төнге 12 дә туктатыла.

Җиңүчеләргә бүләкләр25 ноябрь көнне тапшырылачак.

P. S Ялган юл белән тавыш җыю( әйләндерү) процессы ачыкланса, конкурста катнашучы фото бернинди кисәтүсез бәйгедән төшеп кала. Бәйгедә интернеттан алынган фотолар һәм “Болгар радиосы” хезмәткәрләре фотолары катнашмый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*