tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри авылы музеена экспонатлар туплана
Каюм Насыйри авылы музеена экспонатлар туплана

Каюм Насыйри авылы музеена экспонатлар туплана

Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак. Милләтнең күренекле вәкиленә нисбәтле экспонатлар да биредә туплана.

Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак. “Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, – ди алар. – Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез”.

Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.

– Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнен бер өлешен – авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни, – дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*