tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри дәвамчылары эзләнүләр юлында
Каюм Насыйри дәвамчылары эзләнүләр юлында

Каюм Насыйри дәвамчылары эзләнүләр юлында

Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә “Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” дип аталган Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Анда катнашу өчен 400 эш кабул ителгән иде, 300 эш I I нче турга узды.

Барлык эшләр Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академисе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан тикшерелде.

Конференциядә Россия төбәкләре: Саратов, Пенза, Перьм, Әстерхан, Ростов, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян өлкәләре, Якутия, Мордва, Мари,Башкортстан,Удмуртия, Чуваш Республикалары, шулай ук Татарстанның Яшел Үзән, Арча, Әтнә, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Сарман, Теләче, Чистай, Яңа Чишмә, Яр Чаллы районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнашты.

Япониядән, Төркиядән, Кытайдан, Индонезиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Латвиядән килеп университетта укучы студентлар катнашты. Чит ил яшьләре Татарстанга татар телен өйрәнер өчен килүләре, Татарстанга гашыйк булулары турында сөйләде. Шулай ук алар секцияләрдә чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*