tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри төбәкара конференциягә дәшә
Каюм Насыйри төбәкара конференциягә дәшә

Каюм Насыйри төбәкара конференциягә дәшә

Бүген – 14 февраль – күренекле мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип Каюм Насыйриның туган көне – быел аның тууына 194 ел тулуны билгеләп үтәбез. Еллар үткән саен энциклопедист галимебезнең исемен мәңгеләштерү, мирасын өйрәнү юнәлешендә мактауга лаек чаралар күрелә. Әйтик, мәркәзебездә Каюм Насыйри исемен йөрткән урам, музей бар. Республикабызда Каюм Насыйри исемендәге премия булдырылган. Инде быел әнә 17 нче тапкыр Казандагы 81 нче урта мәктәптә укучыларның Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары үтәчәк. Шунысын да искәртик: Каюм Насыйри исемендәге конференция быел мәгърифәтченең туган ягы – Яшел Үзәндә    5 мартта узса, ә Казандагысын – 81 нче мәктәптә 29 мартта үткәрү планлаштырыла. Соңгысына катнашырга теләүчеләрнең күплеген исәпкә алып, Каюм Насыйри укуларына эшләр кабул итү вакыты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында күрсәтелгән вакыттан – 15 февральдән 1 мартка кадәр озайтылды. Бәйгегә түбәндәге тематик юнәлештәге иҗади эшләр кабул ителә:

  • татар теленең стиль үзенчәлекләре;
  • татар прозасы һәм драматургиясе;
  • татар поэзиясе һәм халык авыз иҗаты;
  • хәзерге дөньяда рус теле һәм әдәбияты;
  • туган якны өйрәнү – үз Ватаныңны танып белү юлы ул ( татар һәм рус телләрендә);
  • хәзерге иҗтимагый җәмгыятьтә экологик проблемалар;
  • икътисад – гадәти вакыйгаларга яңача караш;
  • математика һәм физика;
  • химия һәм биология;
  • география – чикләүләрне белмәүче дөнья;
  • кулланма-гамәли сәнгать.

Хөрмәтле укучылар! Үз осталыгыгызны күрсәтергә, иҗади табышларыгыз белән уртаклашырга ниятләсәгез – Казандагы 81 нче мәктәптә  быелның 29 мартында үтәсе укучыларның Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашырга ашыгыгыз. Алда әйткәнемчә, язмаларны конкурска җибәрү вакыты да 1 мартка кадәр озайтылды бит әле.

                          Таһир САБИРҖАНОВ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*