tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кайы Иншаат» Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу
«Кайы Иншаат» Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу

«Кайы Иншаат» Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу

3 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Кайы Иншаат» төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин уздырды. Әңгәмәдә «YaşarBaytak» медецина клиникасы җитәкчесе Яшар Байтак, «ES Endüstri» компаниясенең  баш инженеры Тургай Озгу катнаштылар.

Ренат Вәлиуллин килгән кунакларны  татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. «Кайы Иншаат» компаниясе вәкилләре “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы һәм Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында бик кызыксынып тыңладылар. Килгән кунаклар үз чиратында «Кайы Иншаат», компаниясе эшчәнлеге турында бәян иттеләр, әлеге компания медецина клиникалары, кунакханәләр, күңел ачу үзәкләре төзүне инвестицияләү белән шөгыльләнәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*