enrutat
Баш бит / Каз өмәләре башланды
Каз өмәләре башланды

Каз өмәләре башланды

Гомер-гомергә ноябрь аенда каз суя башлыйлар. Дөрес, ул чакта бу вакытларда инде әллә кайчан кар төшкән була инде. Хәер, хәзер салкын көннәрне көтеп торасы юк, һәр кешедә суыткыч, суйган казны куярга урын бар.  Бу атнада бездә дә каз өмәләре гөрләде. Беркөнне күрше Фирдәүсә апаларда, икенче көнне бездә җыелыштык. Үстергәндә дә күршеләр белән бергә җыелышып карадык шул казларны. бәпкәләрен дүрт гаилә чиратлап сакладылар, ашаттылар, елгага алып төштеләр… Бибиләргә дә иш булып йөрү җайлырак, чөнки хәзер сакларга ата казлар юк.

Күмәк эшләсәң – күңелле дә, тиз дә. Сигез хатын-кызга эш җитәме? Иң кызыгы сугым эшләре беткәч башлана. Кичтән ягылган җылы мунчада хатын-кызлар, кара-каршы утырып, каз йонын йолкый. Элегрәк коры килеш йолкыганнар, аста калган йомшак мамыгыннан кияүгә китәчәк кызлар өчен мендәр ясаганнар. Хәзер, эшне җиңейләтер өчен, казның өстен юеш марля аша үтүклиләр йә кайнар суда пешекләп алалар. Йонын һәркем үзенчә киптерә. Безнекеләр, юсаң рәте китә дип, сеткага салып, тышта җилләтеп торалар. Каз йоныннан мендәрләрне җәй көне сүрүе белән юып эссе көнне киптерсәң дә, өр-яңа кебек була икән. Бала йоны, ягъни астан чыгып килә торган вак төкләре булса, каз озаграк йолкына. «Элегрәк бер дә болай вак йон йолкып азапланмый идек, юк иде, ахрысы», – дип искә ала апалар. Әллә вакыт белән онытылган, әллә чынлап та шулай…

Юганда да җайлы хәзер, краннан су ага. 

– И яшь чакта каз салган чиләкләрне көянтә белән асып, тезелешеп, чишмәгә төшә идек. Нурсабак апа: «иң беренче төшегез!» – дип, иртүк кузгата иде безне. Чөнки су буе чират була иде. Бөтен кеше шул бер вакытта суя бит, – дип искә ала Фирдәүсә апа.

Ә менә Гүзәлия апаның ун еллап каз асраганы юк икән инде. Казларны азапланып үстерүен оныта алмый ул.

– Берсендә каз эзләгән вакытта кондызлар казыган чокырга төшеп харап була яздым бит. Болын уртасында утрау кебек җир, шунда керәм дип баскан идем, җир убылды, бер аягым төште дә китте. чыкмакчы булам, кычкырам – бер кеше юк. Берәр сәгать азаплангач, көч-хәл белән чыктым, – ди Гүзәлия апа.

Казның эч маен чыгаргач, әни мич ягып җибәрә. Чытыр-чытыр янган ут астында, матур булып кабарып, коймаклар пешә. Аларның үзгә бер тәме була. Тиз генә искерми дә, табада җылыткан саен, тәмлеләнә генә. Элек аш-суда төп май булган ул каз мае. Камыр ризыклары, коймак пешергәндә дә, алай гына да түгел, салкында урамга чыкканда йомшарта дип, биткә гел каз мае сыладылар. Бала йөткергәндә эретеп, шуңа сарымсак изеп салып, бал кушып арка-күкрәгенә сылап төреп салсаң, булыша, диләр.

Элек казларны, урамда катырып, зур кисмәкләрдә саклый торган булганнар. Кисәкләп турап тоз белән аралаштырып, банкаларга да тутырганнар. Каз йолкучылар кичен бәлеш белән сыйланырга җыела. Анда кызык хәлләр сөйләшеп утыруы үзе бер күңелле. Гүзәлия апа, бер вакыйганы искә алып, барыбызны да көлдерде:

– Яшь чакта кызлар ашына йөри идек. Шунда укытучылар, сагалап торып, безнең аулак өйләрне туздыралар иде. Кемнәрдәдер утырганда, аларның киләсен алдан хәбәр бирделәр. Кайсыбыз кая чыгып качты. Берзаман бер малайның бәдрәфтә икәнен Солтан абый күреп калган бит. «Чык, Нуретдинов!» – дип хәйран кычкырып торды. Ә ул, баксаң, бер тактаны каерып алган да әллә кайчан чыгып сызган.

Каз ашлары беткәч, кыш уртасында яңадан җыелышып кич утырулар булган. Анда инде каз канатыннан чыккан каурыйларны сыдырганнар. Ә мамыктан калган өлешен юл буена «Икенче елга да казлар күп булсын» дип сибеп йөргәннәр.

Элек һәр йортта берничә ана каз, ата каз асраганнар. Яз җитүгә, оя тутырып бәпкә чыгарганнар, бала-чага, әби-чәби шуны җыелышып саклаган.

– Без яңа өй салып чыккач, әни иң беренче итеп асрарга каз бирде, башка мал-туар юк иде. Шулай тотарга тиеш дип белә идек. Яңа чыккан бәпкәләрне, тартмага тутырып, эшкә барганда су буена алып төшә идем. Бер кулымда – садикка баручы бала, икенчесендә –бәпкә, аларга ризык, – дип сөйли Гүзәлия апа.

Иң кызыгы – ата каз бар кешедә дә булмаган. Шуңа да кеше ана казларын, чиратлап, «кунак»ка алып килгән. Әтиләрем яшь чагында безнең нигездә дә ел саен 20-30 бәпкә чыккан. Кызганыч, ана казны төлке харап иткән. «Төлке таласа, казлар бетә икән дигән сүз дөрес. Шуннан соң, күпме ана каз алып карасалар да, яхшы булмады», – ди әтием. Көз көне авыл кызлары туган тиешле кешегә генә түгел, кемдә өмә – шунда җыелышып барганнар. Ә кич белән инде яшьләр кызлар ашына йөргәннәр.

Хәзер инде йорт казлары асрау тарихка гына кереп калды дисәң дә була, чөнки инкубаторлардан сатып алу ел буе каз асрауга караганда җайлырак. Үзебез дә, күршеләр дә шулай итте. 22 каз бәпкәсен 4 меңгә сатып алды. Җитмәсә, дәүләттән субсидияләнеп, 2 меңе кире кайтты. Ул 50ләп чеби, үрдәк, каз кебек йорт кошын 1 июньгә кадәр сатып алганнарга каралган икән. Бары тик чекларны авыл җирлегенә илтеп бирергә кирәк. Әзер казларны сатып алырга теләүчеләр дә күп. Әнидән дә суйган көнне үк бишесен сорап алдылар. Бер каз 1 300 сум тора, ә эч-башы белән 200 сумга кыйммәтрәк.

Каз итен күбрәк кунак өстәлләренә чыгаралар, манты-бәлешләр пешергәндә кушып җибәрәләр. Авыл урамнарын, болын-елгаларны тутырып йөргән казларны, шундый өмәләрне күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Ризык өчен генә түгел, әнә шулай күрше-тирәне, туганнарны берләштерү чарасы булуы, гореф-гадәтләрне яңартуы белән дә кадерледер ул.

Мич коймагы рецепты

Кичтән 1 литр суга 8 йомырка, чама белән тоз, шикәр комы, чүпрә салып болгатып куям. Шуңа 3 литр сөт салам, бераз чүпрә өстим, он белән бутыйм. Мичкә ягып күмер төшергәч, коймакны пешерә башлыйм. юкә утыны булса яхшырак, уты кимемәсен өчен, пешергәндә гел өстәп торырга кирәк.

Лилия Гатауллина,
Саба.
Автор фотосы

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*