tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан татарлары белемнәрен тикшереп карады
Казахстан татарлары белемнәрен тикшереп карады

Казахстан татарлары белемнәрен тикшереп карады

Петропавловск шәһәрендәге Дуслык йортында акция узды. Казахстанда яшәүче милләттәшләребез бергә җыелып, татарча диктант яза. Әлеге чара яшь буын арасында телгә, мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан да уздырылды. 

Туган телдә диктант язу акциясендә һәркем үзенең  белемен тикшереп карый алды. Текстны хезмәт ветераны, татар теле укытучысы Лия Нургаяновна Шакирова укый.  Заманында ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

Диктант язу буенча акция уңышлы тәмамланды. Иң өлкән катнашучы Ришат Шакировка- 85 яшь. Иң яше Руслан Тимерҗановка 12 яшь. Әлеге чараны оештыру тәкъдиме белән Дуслык йорты чыкты. Бу октябрьдә узучы  Халыкара “Татарча диктант” акциясенә әзерлек булып та тора. Узган ел Петропавловск бу чарага беренче тапкыр кушылды. Казахстан буенча иң күп катнашучылар да шушы шәһәрдән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*