tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда беренче тапкыр балалар Сабан туе узды
Казахстанда беренче тапкыр балалар Сабан туе узды

Казахстанда беренче тапкыр балалар Сабан туе узды

Казахстанның Сәмәй шәһәренең үзәк паркында Казахстан тарихында беренче тапкыр балалар Сабан туе үткәрелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова хәбәр итте.

Казахстанда быел Сабан туе үзенчәлекле форматта үтте: беренче тапкыр татарның милли бәйрәме балаларга багышланган иде. Ул Сәмәй шәһәренең үзәк ял паркында узды. Сабан туена 300 дән артык кеше килгән. Бәйрәмдә тәкъдим ителгән татар милли ризыкларын казахлар да, руслар да бик ошаткан.

Татар сәнгать мәктәбе директоры, Сәмәй шәһәре татар мәдәният үзәге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулхак Ахунҗанов балалар Сабан туен күптәннән үткәрергә теләгәнен әйтте. Казахстанның гореф-гадәтләрен өйрәнү белән бергә, һәр Казахстан кешесенә үзенең мәдәниятен торгызу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта Казахстанның мәдәни дөньясына да ул үз өлешен кертә. Форсаттан файдаланып, без балалар Сабан туен оештырырга булдык”, – диде ул.

Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә балалар Сабан туен ничек оештырганнары турында сөйләде. “Сабан туй балаларны яклау көненә һәм Астананың 20 еллыгына багышланды. Балалар Сабан туе “Рухи яңарыш” программасы кысаларында эшләнде. Бу бәйрәм Казахстанда шундый масштабта беренче тапкыр үткәрелде”, – диде ул.

“Гомумән алганда, әлеге чарада кызыклы концерт программасы булды, Татар сәнгать мәктәбе укучылары, хор, бию коллективлары катнашты. Сабан туенда мәдәни чаралар өч бүлектән торды. Беренче бүлектә татарча, русча, казахча әсәрләр яңгырады, балалар тарафыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укылды. Әйтергә кирәк, балалар күбрәк Габдулла Тукай шигырьләрен сайлаган, аларның барысы да татар телендә яңгырады. Икенче бүлектә исә бию буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар салмак бию өйрәнде, татар биюенә дә төшенделәр. Өченче бүлектә төрле коллективлар урын өчен көрәште. Әлеге концерт программасы белән беррәттән, сәхнә янында төрле мәйданчыклар эшләде. Анда милли стильдәге фотога төшү урыннары, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар булды. Әйтик, балалар калфак белән түбәтәйне татар орнаментлары белән бизәде”, – диде Диләнур Ахунҗанова.

Диләнур Ахунҗанова сүзләренчә, Сабан туенда төрле милләт балалары катнашкан. “Күбрәк казах, рус балалары булды. Аларның һәркайсы бик теләп катнашты. Нинди милләттән булуларына карамастан, алар татар биюләрен, җырларын өйрәнде, татарча шигырьләр сөйләде. Моннан тыш, балаларга татар халык әкиятләре дә сөйләнелде. Аркан тарту, йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату уеннары булды”, – диде ул.

“Сәмәйдә зур Сабан туе 24 июньдә була, аны Татар үзәге оештыра. 17 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Барнаулда Сабан туе булачак. Без анда Татар сәнгать мәктәбен күрсәтергә уйлыйбыз. Икенче елга балалар Сабан туен республика күләмендә үткәрергә уйлыйбыз һәм башка шәһәрләрдә яшәгән татарларны да чакырырга ниятлибез. Алга таба да бу күркәм традициянең сакланачагына ышанып калабыз!” – дип өметләрен баглады Диләнур Ахунҗанова.

  • Балалар Сабан туеның оештыручылары: “Хак” татар-башкорт ассоциациясе, Татар сәнгать мәктәбе, “Кечкенә Апуш” татар клубы, “Мирас” татар яшьләре берлеге, Сәмәй шәһәренең эчке эшләр һәм мәгариф бүлеге, Чернышевский исемендәге 1 гомуми белем бирү мәктәбе.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*