tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда “Татар кызы – 2018” бәйгесе июнь ахырында узачак
Казахстанда “Татар кызы – 2018” бәйгесе июнь ахырында узачак

Казахстанда “Татар кызы – 2018” бәйгесе июнь ахырында узачак

28-30 июнь көннәрендә Казахстан Республикасының Актүбә шәһәрендә “Татар кызы-2018” II-Республика бәйгесе узачак. Үткәрү урыны – Казахстанның Халыклар ассамблеясы.

Бәйгедә 18-25 яшьтәге Казахстанда яшәгән кызлар катнашачак. Алар инде үз төбәгендә сайлау узган – татар телендә аралашу күнекләләрен, татар гореф-гадәтләре, тарихын, мәдәниятен белүне күрсәткән.

Республика күләмендәге бәйге 6 сынаудан торачак:

  1. Визитка
  2. Кулинар бәйге
  3. Кул эшләре конкурсы
  4. Интеллектуаль сынау
  5. Сәнгатьле сүз–әдәби-музыкаль композиция
  6. Иҗади конкурс

Республика бәйгесенең җиңүчесе исеме 1 июль көнне узачак Сабантуйда билгеле булачак. Ул “Татар кызы-2018” Халыкара бәгедә катнашу хокукына ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*