tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк
Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк

Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште. Очрашу вакытында БТК БК ның чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева да бар иде.

Галия ханым Татарстанга аким (башлык) Крымбек Кушербаев җитәкләгән Кызылорда өлкәсенең рәсми делегациясе белән бергә кичә килгән булган. Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшенәчәк мөһим мәсьәләләр белән бергә киләсе 2014 елда Кызылордада үтәчәк республикакүләм Сабантуена рәсми чакыру да яңгыратылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булган очрашу вакытында да сөйләшү күбесенчә шушы мәсьәләгә кагылды. Иң башта Ренат Вәлиуллин Татарстандагы вәзгыять, татар конгрессы алып барган эшләр белән таныштырып китте.

Галия Гыйззәтуллина Кызылордада Сабантуй инде 10 нчы мәртәбә уздырылачагын, бу юлы аның Казахстанкүләм булуына горурлыгын белдерде. Ел саен бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында үтә икән. Киләсе Сабантуй зур форматта үтүен Кызылорда акимы Крымбек Кушербаев та хуплап каршы алган. Өлкә җитәкчелеге бәйрәмне зурлап үткәрергә ниятли. Беренче көн – Сабантуй үзе, икенче көн барлык сабантуй кунаклары Байконурга барып, космик ракета стартын карап, кайтканда казах мәгърифәтчесе Куркыт ата мемориаль комплексын зиарят кылып алачаклар дигән планнар корылган. Шунысы бар – мондый программа зур әзерлек сорый, шуңа күрә өлкә хакимияте Сабантуйны гадәттәгечә җәй башында түгел, җәй ахыры, көз башында үткәрүне тәкъдим итә.

IMAG6070Кызылорда – казах башкаласы булган шәһәр, бүген дә биредә күбесенчә казахлар яши. Татарлар азсанлы булсалар да, актив тормыш белән яшиләр. Галия ханым күптән түгел чыгарган китапларын алып килгән. Ул Кызылордада 1991 елда татар үзәген ачу башында торган Нәгыймә Абдулла кызы Әхмәдиевага багышланган. Быел, исән булса, Нәгыймә апага 95 яшь тулган булыр иде, китап шушы уңайдан әзерләнеп басылган. Нәгыймә апа гомер буе укытучы булып эшләгән. Үзе карап төзеткән мәктәптә дмректор булып озак еллар эшләгән. Татар үзәге тырышлыгы белән бүгенге көндә әлеге мәктәпкә Нәгыймә Әхмәдиева исеме бирелгән. Галия ханым әйтүенчә, бер китап белән чикләнергә исәпләре юк. Сабантуйга “Татары низовьев Сыра” (“Сыр ярларындагы татарлар”, Кызылорда Сырдарья ярларында урнашкан) китабын әзерләп бастырырга ниятлиләр, “Кызылорда – столица моей души” (“Кызылорда – күңелемнең башкаласы”) китабы да басмага әзерләнә икән. Шулай ук татар үзәге биш ел рәттән татар этно-мәдәни календарь бастырып барган. 2014 елгысы республикакүләм Сабантуйга багышланачак.

Очрашу истәлеге итеп Ренат Вәлиуллин Галия Гыйззәтуллинага китап тапшырды.

Әлфия Миңнуллина

3 Комментарии

  1. Ирек Биккинин

    Кызганыч, 2012 елның май аенда Кызылорда каласында бер атна яшәдем, монда татарларның оешмасы барлыгын белмәдем. Кызылордада гына түгел, Җосалыда идем, икешәр кат Тюратамда һәм Байконурда (монда бер төн кундым да). Коркыт ата мемориалын төрле яктан фотога төшердем:) Ракеталар очканын күрмәдем:) Таксистлар да Сабан туе турында сүз дә әйтмәделәр.

  2. А Зиганшин

    Ирек энекәш , сорарга кирәк иде , мында татарлар бармы ? , – диеп
    Кызыл Орда шәhәре татарларына Татарча сайт эшләп бирсәң бик яхшы булыр . Форум белән .

    Бу статьяны укып мин аңлый алмадым , андагы татарлар татарчамы , мишәрчәме :) сөйләшкәннәрен?

    • Ирек Биккинин

      Асхат, син үз репертуарыңда… Кайда татарлар юк? Алар бөтен җирдә бар. Миңа мишәрме, казанмы – барыбер татар. Аеруча чит илләрдә…

Фикер калдырырга Ирек Биккинин Отмена

Обязательные поля отмечены *

*