tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Уральск шәһәрендә Сабан туе үтәчәк
Казахстанның Уральск шәһәрендә Сабан туе үтәчәк

Казахстанның Уральск шәһәрендә Сабан туе үтәчәк

Агымдагы елның 8 сентябрендә Казахстанның Уральск шәһәре Беренче Президент мәйданында Сабан туе уздырыла. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашачак. Татарстан Республикасыннан килгән дәрәҗәле кунакларны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Кульгинов Алтай Сейдирович озатып йөрер дип көтелә.

Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр кысаларында җирле татарлар белән очрашачак, Габдулла Тукай музеенда һәм Казахстанның Кызыл мәчетендә булачак. Шулай ук Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыныр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*